ЯҢАЛЫКЛАР


27
февраль, 2013 ел
чәршәмбе

Районда ветераннар арасында “Былкыш” (“Сияние”) үзешчән башкаручылар республика фестивале һәм “Созвездие-Йолдызлык-2013” эстрада сәнгатенең ачык XIII республика телевизион яшьләр фестиваленең куст сайлап алу турлары башланды.


26
февраль, 2013 ел
сишәмбе

Узган шимбәдә Олы Салтык урта мәктәбе базасында 1995 елда һәм аннан соң туган яшьләр арасында РФ  Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов призына  алкалы хоккей буенча тугызынчы традицион хоккей турниры үткәрелде.

25 февральдә Кама Тамагы район судында фаҗигагә тарылган «Булгария» теплоходы буенча җинаять эше тикшерелде.


25
февраль, 2013 ел
дүшәмбе

Куйбышев затон кадет мәктәп-интернатында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан кадетка кабул итү тантанасы булды.

27 февральдә 074 телефоны буенча Кама Тамагы һәм Апас районнарында ПФ идарәсенең кайнар линиясе эшлиячәк. Теләге булган һәркем 2013 елда пенсия законындагы үзгәрешләр турында белешә алачак.


22
февраль, 2013 ел
җомга

21 февральдә авылара үзәк китапханәнең балалар китапханәсендә “Минем әти – Ватан сакчысы” дип исемләнгән республика конкурсының район этабында җиңүчеләрне котладылар.


7
февраль, 2013 ел
пәнҗешәмбе
2012 елда социаль икътисадый үсеш йомгаклары буенча муниципаль берәмлекләрдәге чираттагы гражданнар җыелышлары узган җомгада Иске Барыш һәм Келәнчедә үткәрелде.
“2009-2015 елларга Татарстан Республикасы коммуналь комплексында су үткәргеч-канализация хуҗалыгын һәм җылылык белән тәэмин итү системасын үстерү” программасы кысаларында коммуналь тармакны, шул исәптән су үткәргеч канализация хуҗалыгын финанслау күләме һәм эш юнәлешләре ачыкланды.

1
февраль, 2013 ел
җомга

29 гыйнварда “Акчарлак” спорт сәламәтләндерү комплексы 1996-1997, 1998-1999, 2000 елда туган егетләр һәм кызлар арасында йөзү буенча шәхси беренчелеккә Буа шәһәрендә оештырылган районара ярышка барды.

     Чәршәмбе РДКда ТРда тарихи-мәдәни мирас елына багышланган гала-концерт булды. Әлеге концерт алдыннан барлык җирлекләрдә иҗат отчетлары үткәрелде.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International