ЯҢАЛЫКЛАР


1
февраль, 2013 ел
җомга

Узган чәршәмбедә МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашында Красновидово авыл җирлегендә гражданнар җыелышы үткәрелде. Узган елдагы эш йомгаклары буенча халык алдында җирлек башлыгы Владимир Оленин отчет ясады.


31
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

2013  елның 30 гыйнварында Кече Салтык авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булып узды. Җыелышта МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты. Бирегә район хезмәтләре белгечләре дә килде. Алар һәр кешене тыңларга һәм аларга төпле җавап бирергә әзер иде.


30
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлекнең «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе халык игътибарына шуны җиткерә: алкоголь продукциясенең законсыз әйләнешен булдырмауга юнәлдерелгән оператив-кисәтү чарасы ел дәвамында үткәрелә.

«Мәгариф турында» 1992 елның 10 июлендәге 3266-1нче Россия Федерациясе  Законының 41 маддәсе 4 пункты, «Россия Федерациясендщ җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 2003 елның 6 октябрендәге 131нче Федераль законның 15 маддәсе 1 бүлеге 11 пункты, «Татарстан Республикасында мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын кертү турында» 2008 елның 30 апрелендәге Татарстар Республикасы Министрлар Кабинеты карары нигезендә  муниципаль район уставы   тарафыннан «2013 елга Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениеләрен финанслау нормативларын раслау турында» карар чыгарылды.

2012 елга муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисадый үсеше йомгаклары буенча муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында чираттагы гражданнар җыелышы узган җомгада Варварино һәм Олы Бортас авыл җирлекләрендә үткәрелде.


29
гыйнвар, 2013 ел
сишәмбе

Узган атнада муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Хөршидә Гарифулла кызы Хәйруллина янында булды.

Узган җомгада “Акчарлак”  сәламәтләндерү комплексында Кама Тамагы татар урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Роберт Хәйруллин истәлегенә багышлап волейбол турниры үткәрелде. Ул хезмәттәшләре һәм элеккеге укучылары идеясы белән оештырылган.

Узган атнада ТР Президенты йөкләмәсе белән коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча республика эксперт комиссиясе тарафыннан коррупциягә каршы чараларны тормышка ашыруда безнең районга практик ярдәм күрсәтү эше үткәрелде.


28
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

26 гыйнварда Кама Тамагы урта  мәктәбе базасында муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей ярышы үткәрелде.

25 гыйнварда «Өмет яры» социаль приютында составына Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары кергән, Александр Кочетков җитәкчелегендәге «Ключ» ирекле берләшмә оештырган «Йөрәгеңә колак сал!» дип исемләнгән чара үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International