ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

Һөнәр сайлау шәхси эшме? Әлеге тема буенча Кече Салтык мәдәният йортында студентлар белән очрашып сөйләшү булды.

Ел башыннан Россиядә мәҗбүри диспансерлаштыру кертелә. Районыбызда ул яңа ел бәйрәмнәреннән соң ук башланды инде.


25
гыйнвар, 2013 ел
җомга

2012 елга муниципаль берәмлекләрне социаль-икътисадый үстерү йомгаклары буенча чираттагы гражданнар җыелышлары узган чәршәмбедә Осинники һәм Тәмте авыл җирлекләрендә үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев һәм аның урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов катнашты.

Владимир Высоцкийга 25 гыйнварда 75 яшь тулган булыр иде. Әлеге дата уңаеннан Затон поселогы китапханәсе белгечләре Столяров исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә "Ул кешеләргә  дөреслекне  гитарада уйнап җиткерә иде" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрделәр.

24 гыйнвар көнне район мәдәният йортында  Мәүлид ае бәйрәменә  багышланган “Халкыбызның рухи хәзинәсе” дип исемләнгән мөнәҗәтләр кичәсе булып узды.


24
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

90, 95 яшьләрен билгеләп үтүчеләр очрый әле, ә менә бер гасырлык гомер итүчеләр сирәк ул. «Минем хезмәт юлымда безнең Осинники җирлегендә бу беренче очрак»,– дип гаҗәпләнүен яшермәде әлеге җирлек башлыгы Әхәт Сәгъдиев.

2012 елның 23 гыйнваренда Балтач авыл җирлегендә Мәүлид-бәйрәм булып узды. Бөтен дөнья мөселманнарының зур бәйрәме. Бу төнне сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләлләһү галәйхи вә сәллләм дөньяга килгән.

26 гыйнварда Кама Тамагы урта мәктәбе хоккей тартмачыгында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы кубогына алкалы хоккей буенча ярыш үткәрелә.


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

Укучыларның Бөтенроссия фән олимпиадаларының төбәк этабының кызган чагы һәм район вәкилләренең җиңүләрен өметләнеп көтәбез.

Узган шимбәдә «Кама Тамагы» авыл хуҗалыгы предприятиесенең Кирельск бүлекчәсендә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев катнашында терлекчелек буенча район семинары үткәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International