ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2013 ел
чәршәмбе

2013 елның 24нче гыйнварында сәгать 14.00 дә Бердәм Россиия сәяси партиясе Кама Тамагы җирле бүлегенең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә каматамагылыларны  "Бердәм Россия" партиясе рәисе Д.А.Медведевның Татарстан Республикасында җәмәгатьчелекне кабул итү бүлеге җитәкчесе Василий Логинов кабул итәчәк.

Наркотиклар әйләнешенә контроль буенча Россия Федерациясе  Федераль хезмәте оешуның 10 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында Татарстанда Россия наркотиклар әйләнешенә контроль буенча федераль хезмәт идарәсе гомумбелем бирү уку йортлары, балалар сәнгать мәктәпләре һәм сәнгать мәктәпләре укучылары арасында «Россия ФСКН безне саклый» дип исемләнгән республика балалар рәсеме конкурсы игълан итә.


21
гыйнвар, 2013 ел
дүшәмбе

Казанда Универсиада-2013нең рәсми ачылу һәм ябылу тантанасы һәм 2018 елда футбол буенча дөнья чемпионаты үткәреләчәк 45 мең урынлы стадион исеменә конкурс игълан ителде.


19
гыйнвар, 2013 ел
шимбә

Россиялеләрнең хезмәт пенсияләре 1 февральдән артачак.

Рабигүль әүвәл (Мәүлид) аеның 12се- Ислам дөньясында зур тантана көне, мөселманнарның зур бәйрәме. Бу уңайдан район хакимияте башлыгы Зөфәр Гарәфиев тәкъдиме  белән район мәдәният бүлегенә клуб хезмәткәрләренә үз авыл җирлекләренә кергән үзешчәннәрне җәлеп итеп мөнәҗәт әйтүчеләрне барлау, иң осталарын сайлап алу һәм аларның чыгышын Мәүлид бәйрәмендә тамашачыларга тәкъдим итү максаты куелды.

Бүгенге көндә массакүләм мәгълүмат чараларының барысы да бер тавыштан грипп эпидемиясе турында сөйли. Безнең районда кискен сулыш юллары авыруларына ярдәм күрсәтү эшенең ничек баруы турында ЦРБның баш табибы Ильяс Миңневәлиев сөйли.


17
гыйнвар, 2013 ел
пәнҗешәмбе

РФда прокуратура органнары оешуның 291 еллыгына багышланган тантаналы киңәшмәдә Россия Федерациясе генераль прокуроры Юрий Чайка боерыгы нигезендә районыбыз прокуроры Фәнис Шәйхаттаровка юстиция өлкән киңәшчесе чины һәм III дәрәҗә «Законга тугрылык өчен» аерымлык  күкрәк билгесе  тапшырылды.

Муниципаль район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә Кама Тамагы штпда коррупциягә каршы тору турындагы законны гамәлгә ашыру максатында Калинин урамы, 31 һәм Карл Маркс урамы, 80нче йортта «Коррупциягә каршы тору мәсьәләсе буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен» махсус әрҗәләр куелган иде.


12
гыйнвар, 2013 ел
шимбә
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев прокуратура хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һәнәри бәйрәмнәре – Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне белән  котлады!

11
гыйнвар, 2013 ел
җомга

Кышкы каникул вакытында 230 укучы мәктәп яны лагерында ял итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International