28 февральдә “Ел укытучысы – 2013” район конкурсы төгәлләнде, анда район мәктәпләреннән 8 укытучы катнашты.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан туган якны өйрәнү музеенда кулдан ясалган сувенирлар буенча чираттагы мастер-класс үткәрелә.
28 февральдә “Корстон” мәдәни-күңел ачу комплексындаТатарстанда балигъ булмаганар эше комиссиясе оешуга 95 ел тулу уңаеннан тантана булды.
Музейлар эшчәнлеген популярлаштыру максатында һәм Бөтендөнья студентларының «Унивесиада-2013”тә туристларга хезмәт күрсәтүгә бәйле рәвештә Россия музей хезмәткәрләренең Татарстан бүлекчәсе һәм ТР Милли музее Татарстан музейлары белешмәсе чыгаруны планлаштыра.
28 февральдә «Татарстан Яңа гасыр» телевидениесенең «Җырлыйк әле!” тапшыруы безнең районда булып, балалар, өлкәннәр һәм урта яшьләр арасында сайлау туры үткәрде.
Батырлык айлыгы кысаларында Кама Тамагы поселогының «Кояшкай» балалар бакчасында әтиләр өчен бәйрәм үткәрелде.
Чаллы шәһәренең “Энергетик” мәдәният йортына халык агыла. Алексеевск, Кама Тамагы, Спас, Тәтеш районнарының якташлар очрашуына мәдәният йорты директоры Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Чаллы шәһәренең Мактаулы гражданы Гөлзада Рзаева җыя.
22 февральдән 24енә кадәр, өч көн рәттән, район мәдәният йортында 8 район катнашында балалар-яшьләр һәвәскәр курчак һәм театраль коллективларының республика зона конкурсы булып узды. 6 кешедән торган компетентлы жюри балалар иҗат коллективына һәм аларның җитәкчеләре эшенә бәя бирде.
25 февральдә “Салават күпере” балалар бакчасында балалар куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсенә багышланган ата-аналар җыелышы үткәрелде.
Куйбышев Затон поселогында яшәүче Галина Степановна Завалова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны муниципаль район башлыгы исеменнән МР Советы аппарат җитәкчесе Илдар Вахитов һәм җирле үзидарә башлыгы Елена Сороковнина котлады.