ТРда ПФР бүлеге һәм ТР шәһәрләрендә (районнарда) ПФР идарәсе хезмәткәрләренең V спартакиадасы кысаларында «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Буа, Аксубай, Әлки, Спас, Тәтеш, Нурлат һәм Кама Тамагы районнары командалары арасыңда футбол, волейбол, гер спорты, аркан тарту, кул көрәше, йөзү буенча команда-шәхси беренчелек ярышы үткәрелде.
18-20 мартта Татарстанда «Үлемне кайда сатканлыкны хәбәр ит!» дип исемләнгән Бөтенроссия наркотикларга каршы акция үткәрелә.
Кама Тамагы муниципаль районында 15-25 мартта Бөтендөнья кулланучылар хокукын яклау көненә багышланган чаралар үткәрелә.
1 мартта гомумбелем бирү учреждениеләре укучылары арасында “IT-чемпион” республика конкурсы старт алды. Конкурсны оештыручылар ТР мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР мәгълүмат һәм элемтә министрлыгы.
Узган дүшәмбедә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында икенче чакырылыш муниципаль район Советының егерме алтынчы утырышы булды.
Казанның «Корстон» сәүдә һәм күңел ачу комплексында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне һәм «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты –хатын-кызлар карашыннан» республика конкурсына йомгаклар ясауга багышланган тантаналы очрашу үткәрелде.
“Өмет яры” балалар һәм яшьүсмерләр социаль приюты- райондагы күп кенә учреждениеләрнең кайгырту һәм опека объекты.
Күңелләргә тирән үтеп керә алган шигырьләр иҗат итүче Рәшит абый Данышлының “Мәхәббәт тәлгәшләре” исемле китабы дөнья күрде.
7 мартта элекке аэродромның очып китү полосасында (Зимовье янында) сәгать 10да «Форпост» муниципаль учреждениесе РОСТО (ДОСААФ) һәм ЮХИДИ бүлекчәсе белән берлектә «Автоледи-2013» конкурсы үткәрә. Теләге булган һәркемне чакырабыз.