ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2013 ел
җомга

Март уртасында көчле яңгырлы буран явып, кыш җиңел генә бирешергә теләмәсә дә, яз барыбер үз хокукларына керә һәм һәр ел саен кешеләрне үзенчә сыный. Агымдагы яз да алдагы елларга охшамаган, язның теләр-теләмәс кенә килүен раслап ике көн яуган юеш кар  һәм язгы җылы кояш нурлары үз эшен эшләде, җәяүлеләргә кыенлыклар тудырып, юлларда зур сулыклар барлыкка килде.

Агымдагы елның 25 гыйнварында Россия Федерациясе территориясенә Казанда үткәреләчәк XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада-2013 уты килде.

Сөйки урта мәктәбе укучысы Диана Маслова «Путеводитель по Камско-Устьинскому району» проект-тикшеренү эше белән «Национальное достояние России» Бөтенроссия конурсның читтән үткәрелә торган турына үтте һәм Мәскәүгә проектын якларга чакыру алды.


21
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Мәктәбебездә һәр елны укытучыларыбыз  һәм  укучыларыбыз төрле иҗади бәйгеләрдә катнашып, үзләренең зур тырышлыкларын күрсәтәләр. Бу бер яктан бик тә кызыклы һәм мавыктыргыч, ә икенче яктан, әлбәттә, яхшы әзерлекне сорый, вакыт кына җитсен.

21 мартта балигъ булмаганнар эше  комиссиясенең чираттагы утырышы булды, анда ата-аналарның бала тәрбияләүдә үз вазыйфаларын тиешенчә башкармавы турында һәм хокук бозган яшүсмерләргә карата биш административ эш каралды.

Апрель башында «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында «Алтын каләм-2013» балалар һәм яшьләр матбугатының XVIII республика фестиваленең муниципаль этабы үткәрелә.


20
март, 2013 ел
чәршәмбе

Март аеның һава шартларына карасаң, язгы кыр эшләренә санаулы көннәр генә калуына ышанып та булмый. Авыл хезмәтчәннәре язны тулы әзерлектә каршы алырга тиеш, шуңа күрә бүген техниканы ремонтлау, авыл хуҗалыгы машиналарын агрегатлаштыру, барлык чәчү комплексын эшкә әзерләү көнүзәк мәсьәлә булып тора.

1 апрельдән почта хезмәтләре арту сәбәпле, “Волжские зори” һәм “Идел таңнары” газеталарына язылу бәясе арта.

Район мәдәният йортында республика бәйгесе кысаларында үтә торган “Йолдызлык-2013” конкурсы яшь талантларның гала-концерты булды.


19
март, 2013 ел
сишәмбе

ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызуда республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев “Яңарыш” фондына үз өлешләрен кертеп, хәйриячеләр китабының III томына кергән безнең районнан 10 кешене Рәхмәт хатлары белән билгеләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International