Олы Кариле авылында Миңнегамилә Шәйхетдин кызының 95 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
29 ноябрьдә үзәк дәваханәдә ФАП фельдшерларына 35 “Медицина ярдәме» сигнал жилетлары һәм фельдшер сумкалары тапшырылды.
Кыш та җитте, димәк, алда безне бозлавык һәм кар-бураннар, нәтиҗә буларак - кар көртләре көтә. Кыш - юл хезмәте өчен кызу вакыт. Муниципаль район автотрассаларында өзеклексез хәрәкәт тәэмин итү – «Татавтодор» ААҖ Апас филиалы Кама Тамагы ДРСУның төп бурычы.
1-11 декабрьдә район мәдәният йорты үзешчән артистлары район торак пунктларына иҗат отчеты белән барачак.
Узган эш атнасы ахырыңда елгачылар поселогында канализация-этем станциясе эшкә кереште.
Республикада DVB-Т2 заманча стандарттагы цифрлы эфир телевидениесе челтәре төзелеше, шул исәптән безнең районда да бүген «Российская телевизионная и радиовещательная сеть», «радиотелевизионный передающий центр Республики Татарстан» федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалы тарафыннан «2009-2015 елларга РФда телевещаниене үстерү» федераль максатлы программа нигезендә алып барыла.
Көз ахырында су проблемасын хәл итү өчен «Чиста су» республика программасы кысаларында район үзәген Уразлино төче су запасы белән тоташтыручы суүткәргеч төзелеше башланды. Аның сыйфаты бүген кулланыла торган суга караганда яхшырак.
1 декабрьдән Татарстан территориясендә табиб кабул итүенә электрон система эшли башлаячак.
Декабрь башында районда түгәрәк өстәл утырышы була.
Ноябрьнең җылы торуы оешмаларга беркетелгән территорияләрен тагын бер кат җыештырып чыгарга мөмкинлек бирде.