Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә Министрлык сайтында предприятиеләр җитәкчеләре һәм агрономнары өчен 2020 елгы чәчү өчен ресурслар дигән махсус бүлек булдырылуы турында хәбәр итә. Биредә вегетация чорына температура һәм явым-төшем фаразлары белән танышырга, уңышны иминләштергәндә дәүләт ярдәме чаралары турында өйрәнергә һәм иминият компанияләреннән тәкъдимнәр алырга, шулай ук орлыклар һәм аларга бәяләр турында, орлыкчылык хуҗалыклары рейтингы турында мәгълүмат алырга һәм минераль ашламалар белән тәэмин итүчеләр турында белешмәләр табарга мөмкин.
Хәзерге вакытта Федераль суд приставлары хезмәте (Россия ФСПХ) халыкка бурычларны даими мониторинглауның кирәклеге турында мәгълүмат бирү, шулай ук аларны Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең электрон ресурслары ярдәмендә, шул исәптән «Башкарма производстволарның мәгълүматлар банкы» сервисында, халыкның хокукый культурасын һәм бурыч йөкләмәләрен үтәү буенча хокукый грамоталылыгын арттыру максатында, түләү буенча эш алып бара.
2020 елгы язгы кыр эшләренә әзерлек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер министры Алексей Песошин да катнашты.
Балалар бик теләп журналлар карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Аннары укучылар журнал битләрендә дөнья күргән уеннарда актив катнаштылар, үзләренең зирәклекләрен һәм эрудицияләрен күрсәттеләр.
2020 елның 27 гыйнварында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Альберт улы Зиновьев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Неглядеевны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Федор Емельяновичка истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
Бүген, 2020 елның 27 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы оешма, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын кулланучы үзмәшгуль гражданнарның пенсия хокукларын (иминият стажын һәм пенсия коэффициентын алу) формалаштыру мәҗбүри пенсия иминиятенә фактта түләнгән иминият взносларыннан чыгып кына бара, дип искәртә.
Үзмәшгуль гражданнар мәҗбүри пенсия иминияте буенча хокук мөнәсәбәтләренә ирекле рәвештә керергә хокуклы.
Янгыннарда кешеләрнең үлемен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып автоном янгын хәбәрчесе тора, ул башлангыч стадиядә йортта яшәүчеләргә янгын чыгу турында өзлексез тавыш сигналын чыгарып хәбәр итә, ул йоклаучы кешене уятырга мөмкин.
25 гыйнвар көнне Буа шәһәрендә тренер З. Т. Хәкимов истәлегенә 2002 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча "Батыр" спорт мәктәбенең районара турниры булып узды. Анда Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты.
29 гыйнварда бөтен әдәби һәм театр дөньясы А.П. Чехов тууына 160 ел тулуны билгеләп үтәчәк. Затон поселогы китапханәсендә бөек рус язучысы, талантлы драматург, академик, һөнәр буенча табиб юбилеена багышлап «Антон Павлович Чехов – барлык вакытларга язучы " дип исемләнгән классик дәрес үткәрелде. Чарада Затон урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары катнашты.