ЯҢАЛЫКЛАР


30
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 29 гыйнварында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең социаль эш буенча белгече Венера Хәсәнова "Кама Тамагы РҮХ" ДАССОның медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Лилия Әминова белән берлектә «Гармония»хатын-кызлар клубының социаль хезмәт алучылары белән лекция үткәрделәр.

Икенче модульгә өйрәтү Казан дәүләт аграр университеты базасында узачак. Программа кысаларында тыңлаучылар кооперативларда бухгалтерлык исәбе һәм икътисад, бизнес-планлаштыру белән танышачаклар, кооперациядә идарәчел  исәп алып баруның нигезләрен һәм башкаларны беләчәкләр. 1 һәм 2 модульне укыту түләүсез була. Калган модульләргә курсның хакы төбәкләрдән килгән күмәк заявкалардан чыгып исәпләнәчәк. Теләүчеләргә торак урын бирелә.

     Тәмте авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Аленушка» балалар бакчасында «Ярат һәм бел, үз ягыңны!» дип исемләнгән уен чарасы үткәрделәр.

     Бу чараның максаты балаларның туган як турындагы белемнәрен гомумиләштерү, аның матурлыгын күрергә ярдәм итү иде.


29
гыйнвар, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елның 29 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Сөйки авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.  Анда РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы, ТР Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Суржко Николай Владимирович катнашты.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2020 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурс турында Нигезләмә белән www.moyastrana.ru сайтта танышырга мөмкин.

   ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Сөйки авыл китапханәсендә «Татарстан буйлап сәяхәт» танып-белү-интеллектуаль уены үткәрелде. Чарага Сөйки урта мәктәбенең 4-6 сыйныф укучылары чакырылган иде.      


28
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 2020 елның 28 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 8 мөрәҗәгать каралды.

     Дәресләрдән буш вакытта, яхшы китап белән мавыктыргыч чара -  балаларга бик кызык. Яңасала авыл китапханәчесе клуб белән берлектә балалар өчен «Укы, уйна, аралаш» дип исемләнгән күңелле уйлар көне оештырдылар. Балалар бик теләп конкурсларда, викториналарда һәм башка кызыклы чараларда катнаштылар.

«Блокадалы икмәк» акциясе хәрби Ленинград халкының батырлыгына һәм кабатланырга тиеш булмаган фаҗига турындагы хәтергә багышланды. Акцияне Столяров исемендәге мәдәният йорты һәм поселок китапханәсе хезмәткәрләре 2020 елның 28 гыйнварында Куйбышев Затоны штп Мәдәният йорты бинасы янында үткәрделәр.

     2020 елның 28 гыйнварында Олы Кариле урта мәктәбендә ФКУ «Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар арасында ачык тормыш иминлеге нигезләре дәресе үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International