Татарстан Республикасы Үзәк телеканалы сезне «Татарстан бүген» мәгълүмати-аналитик программасында катнашырга чакыра. Тапшыру төбәк эшкуарлары тормышын яктырту максатында булдырылган. Проект кысаларында республика районнары һәм шәһәрләренең социаль һәм икътисадый эшчәнлеге, республиканың әйдәп баручы предприятиеләрен төзү тарихы һәм хезмәт эшләре турында объектив сөйләшү алып барыла.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы игътибар иткәнчә, производствога интенсив технологияләр һәм авыл хуҗалыгы культураларының сортларын керткәннән соң, яхшыртылган күрсәткечләр белән югарырак уңышка ирешү мөмкинлеге барлыкка килде.
«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләр өчен авыл хуҗалыгы культураларының уңдырышлылыгы буенча мәгълүмат әзерләделәр.
«Демография» милли проектының «өлкән буын» программасын гамәлгә ашыру кысаларында 2019 елның сентябреннән 2024 елга кадәр авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк россиялеләрне медицина хезмәтләре күрсәтү мөмкинлеген арттыру өчен хастаханәләргә һәм поликлиникаларга махсус автомобильләрдә китерәчәкләр.
Ул 2019 елның 7 декабрендә 10:00 сәгатьтән 15:00гә кадәр «Казан» халыкара ат спорты комплексында, түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Патрис Лумумумба ур., 47А/1 йорт.
24 ноябрь көнне мәдәният йортында Столярова штп Куйбышев Затон штпда Әниләр көненә багышланган бәйрәм концерты булып узды. Концертта үзешчән сәнгатьтә катнашучы балалар чыгыш ясады, әниләргә махсус әзерләнгән концерт номерлары бүләк итте.
2019 елда боз кату чорында су объектларында кешеләр иминлеге айлыгы кысаларында «ТР буенча Россия ГТХМ ГИМС Үзәге» ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы «Кама киңлекләре» ТР базасында «Славир 9» СВПДА тәүлек буе кизү тора.
2019 елның 2 августында «Балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 305-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде. Документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварында беренче балага айлык пособие күләме артачак һәм 9373 сум булачак, ай саен түләү гаиләнең җан башына уртача кереме, аннан алдагы ел өчен Татарстан Республикасында билгеләнгән хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының 2 тапкыр күләменнән артмаган очракта билгеләнә, гаиләнең уртача айлык кереме 60510 сумнан артмаска тиеш. Моннан тыш, әлеге түләү балага өч яшь тулганчы биреләчәк.
Затон поселогы китапханәсе белгечләре тарафыннан Затон урта мәктәбенең 2 нче сыйныф укучылары өчен «Куркынычсыз интернет. Бөтендөнья пәрәвезендә ничек буталмаска» дип исемләнгән куркынычсызлык дәресе үткәрделәр.
Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе 25.11.2019ел. башлап 01.12.2019ел. кадәр Халыкара СПИДка каршы көрәш көненә багышланган «кайнар линия» үткәрүне оештыра. «Кайнар линия» телефоны: 8(843)2385368 10.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 8(843)2389854 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
26 ноябрьдә ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык - төлек сәясәте комитеты утырышы булды, анда депутатлар агымдагы елның III кварталында «2013-2022 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» дәүләт программасын үтәү йомгакларын карадылар.