Т. Миңнуллин паркындагы җәйге кичләрдән соң мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре район халкына төрле-төрле концертлар кысаларында иҗат итүләрен дәвам итәләр.
2019 елның 13 ноябреннән 15 ноябренә кадәр вакыт аралыгында 09-00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кама Тамагы штп. электр энергиясен планлы рәвештә сүндереп тору булачак.
«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, 18 ноябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Көрәле авылындагы объект филиалында планлы ремонт-профилактик эшләре үткәреләчәк.
ТАССРның 100 еллыгына багышланган «100 күренекле якташ» циклы кысаларында Туфан Миңнуллин музеенда «Туфан Миңнуллин – иҗат чикләре» дигән чара узды.
12 ноябрьдә 7.30 сәгатьтә «Татарстан радиосы»да «Яңа көн» программасы эфирында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы эксперты белән бергә әңгәмә узачак. Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин радиотыңлаучыларга территорияләрне махсус шартлар белән куллану зоналарында булган күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.
Россиянең Хәрби дан көннәре кысаларында Кама Тамагы татар урта мәктәбендә «Онытырга мөмкин түгеллеген искә төшерү» дигән музей дәресе узды.
2019 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Чарада муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча консультантлары, селекция-нәсел хезмәтләре башлыклары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Песнәк көне-яңа экологик бәйрәмнәрнең берсе. Чарада балаларга песнәкләрнең бик файдалы кошлары, алар ел әйләнәсендә бакчаларны һәм урманнарны зарарлы бөҗәкләрдән чистартулары турында сөйләделәр, әмма салкыннар килү белән, песиләр урманнан шәһәргә һәм авылга күчә.
Бүген, 2019 елның 11 ноябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, райнның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
«Кама таңнары» ял итүчеләр өчен район туган якны өйрәнү музеенда «Рус өе» («Русская изба») лекциясе очрашуда катнашучыларга 19-20 нче гасырларда авыл йортының ничек җиһазлануын белү мөмкинлеге бирде.