Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров авыл хуҗалыгы техникасын әзерләү турында сөйләде.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Осинниково авыл китапханәсендә «Татарстанның тарихи үткәне» дип исемләнгән танып-белү сәгате узды.
Хөрмәтле Кама Тамагы муниципаль районы эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз!
Метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү
Бүген, 2019 елның 9 ноябрендә, Казанда традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Шәһәрлеләр өчен район ит,балык, сөт, яшелчә, бал һ. б. тәкъдим ителгән.
22-23 ноябрьдә «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы Авыл яшьләре» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының яшь хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшы» һөнәри осталык конкурсы узачак. Конкурсны оештыручылар - «Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе» төбәк иҗтимагый оешмасы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы.
Каникул көннәрендә Кама Тамагы районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 «Б» һәм 3 «Б» укучылар өчен «ВиСказ» әкиятләре буенча викторина үткәрделәр (сыйныф җитәкчеләре: Соколова Ю.Г. һәм Хабибулина Н.С.).
Ярышларда 54 илдән 1400 спортчы катнашты, алар арасында 146 ватандашыбыз, шул исәптән инвалидлыклары булган спортчылар да бар иде. Алар 8 алтын, 7 көмеш һәм 11 бронза медаль яуладылар. Якташыбыз Динар Мифтахов Россия командасы нәтиҗәсенә үз өлешен кертте. Котлыйбыз!
Кама Тамагы муниципаль районының барлык мәктәпкәчә белем бирү йортларында бәйрәм чаралары узды.
«Чишмәкәй» («Родничок») балалар бакчасында барлык төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән берлектә Көзге баллар үткәрделәр.
Предприятиедә «соры схемалар» кулланылса, хезмәткәр өчен иминият взнослары бөтенләй түләнми яки минималь күләмдә түләнә. Ә бу күп кенә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: больничный лист буенча акча алу, банктан кредит алу, түләүле ял рәсмиләштерү, ә киләчәктә лаеклы пенсия алу.