Кама Тамагы муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләре командасы Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасы кысаларында хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча спорт ярышларында катнашты.
2019 елның 7 октябрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы муниципаль районының социаль яклау бүлеге башлыгы социаль тармак белгечләре «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге» штп. Куйбышев Затонда ялгыз пенсионер Вәлимөхәмәтова Мәфрүзә Мулламөхәмәт кызын тәрбияләүче Хәйдәровлар гаиләсендә булдылар.
Ел саен 2009 елдан башлап Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы «Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы белән берлектә «Өскә!» Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләр һәм оешмалар, яшьләр иҗтимагый берләшмәләре өчен Яшьләр кадрлар резервын формалаштыруга юнәлдерелгән Конкурс.
07 октябрь көнне, Өлкәннәр декадасы кысаларында, «Кама Тамагы муниципаль районында «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» социаль хезмәт күрсәтү автоном учреждениесе белгечләре «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» волонтерлары, шулай ук хезмәт буенча инструктор Әлфия Талиповна белән берлектә «Кама таңнары» өлкәннәр көненә багышланган «Иң мөһиме җан белән картаймаска»дип исемләнгән тематик чара үткәрделәр. Әлеге чара олкән яшьтәге кешеләр өчен оештырылган иде.
«2014-2020 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында ТР Яшьләр эшләре министрлыгы «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты ярдәмендә 2019 елның 30 сентябреннән 30 ноябренә кадәр «Без – ул дөнья!» Медиа-конкурсын уздыру планлаштырыла.
Техник культураларны җыюның барышы һәм туфракны көзге эшкәртү темплары турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
2019 елның 4 октябрендә АПК өлкәсендә Россиянең иң зур масштаблы вакыйгасы – Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылган агросәнәгать комплексы атнасы старт алды.
2019 елның 4 октябрендә "Туган як" республика акциясе кысаларында Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай «халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе директоры Наталья Зиннәтова һәм социаль эш буенча белгеч Рузилә Айсина якташларына - бүгенге көндә Буа һәм Тәтеш картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга, инвалидларга өлкәннәр көне белән котларга килделәр.
Бүген, 2019 елның 7 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Социаль якланмаган категорияләрдәге гражданнарга цифрлы эфир телевизион тапшыруларга күчкәндә адреслы ярдәм күрсәтү максатларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «2019 елда цифрлы телевизион приставка һәм (яки) цифрлы телевидение тапшырулары сигналын кабул итү өчен телевизион антенна сатып алуга чыгымнарны компенсацияләү турында» 13.07.2019 ел, № 574 карар кабул ителде.