ЯҢАЛЫКЛАР


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 7 маенда Россия Эчке эшләр министрлыгының «Югары Ослан» муниципальара бүлеге җитәкчелеге, полиция подполковнигы А.А.Васильев, «Кама Тамагы» полиция бүлеге начальнигы, полиция майоры И.А.Гыйльфанов, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы М.Г.Данилов, эчке хезмәт капитаны Е.В.Сабирова Бөек Ватан сугышы ветераны, эчке эшләр министрлыгы пенсионеры Галиуллин Хәким Кәрим улын, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы белән котладылар. 

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты боерыгы нигезендә инженер-техник кадрларның яңа буынын формалаштыру, эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатыннан Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында 2019 елны эшче һөнәрләр елы дип игълан итү турында» 2018 елның 24 сентябрендәге Указы белән игълан ителгән эшче һөнәрләр елы кысаларында 2019 елның 1 мартыннан 16 ноябренә кадәр «Наше время - Безнең заман» VII эшче яшьләр иҗаты республика телевизион фестивален үткәрү планлаштырыла.

Һәркем үзенең хезмәт хокукларын тормышка ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия.

Граждан пенсия яшенә ирешүгә хезмәт хокуклары һәм ирекләрендә, шул исәптән эшкә кабул иткәндә дә, аңа чикләүләр билгеләү өчен сәбәп була алмый.

Барлык эш бирүчеләр (физик затлар һәм юридик затлар, аларның оештыру-хокукый формаларына һәм милек формаларына бәйсез рәвештә) хезмәт мөнәсәбәтләрендә һәм хезмәткәрләр белән турыдан-туры элемтәдә хезмәт законнары һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка актлар нигезләмәләренә таянып эш итәргә тиеш.

2019 елның 7 маенда Советлар Союзы Герое М. А. Чирков истәлегенә багышланган традицион җиңел атлетика эстафетасы узды.

Әлеге чарада районның 7 мәктәбеннән 8 команда катнашты.

Татарстан  Республикасында  чәчүгә  барлык  районнар да  чыкты. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.    

«Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы администрациясе мөмкин булган уңайсызлыклар өчен гафу үтенә һәм тренажер залына, спорт залына, бильярдка, кунакханәгә килергә тәкъдим итә.


7
май, 2019 ел
сишәмбе

7 маенда безнең районнан биш Бөек Ватан сугышы ветераны бүләк ителде һәм цифрлы телевидение өчен приставкалар куелды

Бүген, 2019 елның 7 маенда, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Кама Тамагы муниципаль районы Тәмте авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Минем тәрәзәм өчен сугыш юк» дип исемләнгән балалар рәсеме күргәзмәсе оештырылды , китапханә укучылары «Бөек Җиңүгә багышлана», «Фотография анда юк» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе һәм Тәмте авылы фронтовигы Н. Мошковның «Партизан сукмаклары»  мемуарлары күргәзмәсе белән таныштылар.

Затон поселогы китапханәсе  «Балаларга сугыш турында укыйбыз»  Халыкара Акциясенә кушылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International