Проектлар, визиткалар һәм күргәзмәдә оригиналь экспонатлар...
“Дус сыйныф серләре” республика бәйгесенең муниципаль этабы 24 нче ноябрь көнне Кама Тамагы кадет интернат мәктәбендә үтте. Бәйгедә барлыгы 8 мәктәптән килгән ата-аналар комитеты катнашты. Алар жюри әгъзаларына мәктәп, ата-аналар һәм укучыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә нинди уңышларга ирешеп булуын күрсәттеләр.
20 ноябрьдә мәркәзебез Казанда “Бала хокуклар илендә” республика бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Бу елны оештыручылар республиканың барлык районнарыннан якынча 3 мең баладан 500дән артык эш кабул иттеләр.
23 ноябрь көнне Олы Яңасала авылында Аллаһыбызның илчесе-Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көне уңаеннан Мәүлет ашы уздырылды. Бу олуг бәйрәмгә мәчет имамы Рушан, читтә яшәүче авылдашларыбыз – дин гыйлеме мөгалимәләре Фәния апа һәм Альбина чакырылган иде. Алар тарафыннан укылган көрьән сүрәләре һәм вәгазь, нәсыйхәтләр һәркемнең күңеленә хуш килде.
2018 елның 27 ноябрендә «Юмарт сишәмбе» кампаниясе кысаларында «Богородский рай «халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «җылы оекбашлар»акциясе оештырдылар.
15 ноябрьдән 14 декабрьгә кадәр Татарстан Республикасында ел саен үткәрелә торган «Алтын йөзлек»республика конкурсын үткәрү планлаштырыла.
Ел саен 20 ноябрьдә Бөтендөнья бала хокуклары көне билгеләп үтелә.
Бу датага Затон поселогы китапханәсе белгечләре әзерләгән Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары өчен «балигъ булмаган һәм хокукый кодекс» уң ликбез туры китерелгән.
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесенең Кама Тамагы районы филиалы барлык теләүчеләрне сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен махсус вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакыра. Вакансияләр ярминкәсенең максаты-эшкә урнашу, башка һөнәр алу яки квалификация күтәрү мәсьәләсендә кешеләргә ярдәм итү, хезмәт базарында җайлашырга ярдәм итү. Шулай ук вакансияләр ярминкәсендә һөнәри юнәлеш бирүче тест үтү мөмкинлеге булачак.
26 ноябрьдә муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов катнашында район активы белән чираттагы эшлекле киңәшмә узды. Көн тәртибендә 3 мәсьәлә каралды.
Федераль салым хезмәте исегезгә төшерә: 2017 ел өчен милек салымнарын түләү срогы (физик затлар милкенә салым, транспорт һәм җир салымнары) 2018 елның 3 декабрендә чыга. «Физик затлар өчен шәхси кабинет» хуҗалары салымнарны өйдән чыкмыйча Интернет-сервис аша түли ала.
24 ноябрьдә «Перекресток» Сәүдә Үзәге каршындагы территориядә («Җиләкле бистәсе») авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә узды, анда Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре катнашты.