Эш планы нигезендә, республиканың балалар мәгариф оешмаларында туклануны оештыру мәсьәләләре буенча системалы проблемаларны ачыклау һәм анализлау, 2018 елның 18 октябрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында «Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларында туклануны оештыру» темасына Кайнар линия телефоны эше оештырылачак 8(843) 236-61-24, 236-61-26, 236-61-49.
14 октябрь көнне Кама Тамагы «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында Идел аръягы зонасының ветераннар командалары арасында район ветераннар (пенсионерлар) советы оештырган 26 традицион футбол турниры булып узды. Быел ул комсомолның оешуына 100 ел тулуга багышланган иде.
Бүген Олы Кариле һәм Олы Карамал авылларында Кама Тамагы муниципаль районының хезмәт яшендәге инвалидлар белән чираттагы очрашулар узды. Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиал мөдире Наталья Кадырова белән берлектә Олы Кариле авылында «Олы Кариле» ААҖ эш бирүчесе белән 2018 елга билгеләнгән квота үтәлеше мәсьәләсе буенча эшлекле киңәшмә уздырдылар.
Кирельск авыл китапханәсендә Тавышлы уку балалар белән эшләүнең актуаль формасы булып тора. Тавыш белән уку – ул төрле әсәрләрне уку. Кече яшьтәге балалар өчен мондый чаралар аеруча файдалы. Тавышлы укуның максаты - укыганны белү һәм аңлау, балаларны сүз сәнгате белән таныштыру, әдәбият белән даими аралашуга өйрәтү, сүз хисе тәрбияләү, кызыксыну, китапка мәхәббәт һәм омтылыш уяту.
Район туган якны өйрәнү музеенда бу көннәрдә килүчеләр игътибарына "Комган – бер әйбер тарихы" дигән яңа күргәзмә тәкъдим ителде. Комган- озын борынлы су кувшины, куллы һәм түбәле. Бу мөселман илләрендә чистарту өчен файдаланыла торган махсус кувшины. Исламда чисталык төгәл тасфирланган. Бер предметның тарихы мөселманнарның күпгасырлык традицияләре турында күзаллау бирә.
2018 елның 12 октябрендә "Акчарлак” спорт-сәламәтләндерү комплексында ветераннар катнашында «Өлкәннәр» декадасына багышланган шахмат турниры узды.
Район балалар китапханәсенең «МастерОк» кызыксыну клубы җитәкчесе Лилия Гомәрова Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 3 сыйныф укучылары өчен «Яраткан укытучысы өчен котлау открыткасы» дигән мастер-класс үткәрде.
2018 елның 15 октябрендә Гарифуллина Мәрьям Хәйретдин кызын 90 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Олы Кариле авыл җирлеге башлыгы Фарук Гарифуллин котлады.
Мәрьям Хәйретдин кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлау хаты тапшырылды.
2018 елның 15 октябрендә Минниҗанова Асия Әхмәтҗан кызын 95 яшьлек юбилее белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Ибатов Хәлим котлады.
Асия Әхмәтҗановнага чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путиннан котлаулар тапшырылды.
13 октябрьдә Казан шәһәрендә «Перекресток» Сәүдә йорты каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды, аны Кама Тамагы районы аграрийлары әзерләде.