25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының «2018-2019 еллар эпидемия сезонында гриппны һәм көчле респиратор вирус инфекцияләрен профилактикалау чаралары турында» боерыгы кысаларында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе белгечләре «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль ярдәм бүлегендә сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән «гриппка каршы» темасына тематик әңгәмә үткәрделәр.
Вакцинация - гриппны профилактикалау нигезе. Грипп турында нәрсәләр белергә кирәк. Грипп - һава-тамчы инфекциясе, ул һәр ил халкының 10-15% процентын ел саен зарарлый. Грипп вирусы кешедән кешегә бик җиңел һәм сиздермичә бирелә: сөйләшкәндә, ютәлләгәндә, төчкергәндә. Авыру куркынычы һәр кешедә бар.
2018 елның 26 сентябрендә Чебоксар шәһәрендә Идел буе һәм Урал федераль округларының вакыйга туризмы өлкәсендә Милли премиянең төбәк конкурсы финалы узды, анда "Алма спасы" авыл һәм агротуризмны популярлаштыру буенча иң яхшы туристик вакыйгасы" номинациясендә Ирина Александровна Кузиева - мәдәният бүлеге башлыгы, Егорова Елена Александровна – 1нче филиал мөдире (Кама Тамагы штп, мәдәният йорты) һәм Красновидово авыл мәдәният йортының "Оберег" вокаль ансамбле проектны якладылар.
Кадерле дуслар! Сәяхәтчеләр!
Сезне Бөтендөнья туризм көне белән котлыйм!
Хөрмәтле район халкы!
Өлкәннәр декадасы кысаларында 2018 елның 1-7 октябрь көннәрендә «Погребок»хәйрия акциясе старт ала. Акциянең төп максаты-аз керемле пенсионерларга ярдәм күрсәтү.
Россиянен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан Куркынычсызлык культурасы елы үткәрү уңаеннан һәм 2018нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагынын кече куләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.
РФ Хөкүмәте тарафыннан 2018 елның 31 августында 1039 номерлы «каты коммуналь калдыкларны җыю урыннарын (мәйданчыкларын) төзекләндерү һәм аларның реестрын алып бару Кагыйдәләрен раслау турында " Карар кабул ителде.
25-26 сентябрь көннәрендә Казан шәһәрендә нәфис гимнастика буенча Россия шәһәрләренең «Сөембикә кубогы» ачык турниры узды .
2018 елның 2 октябрендә «Россия юристлары ассоциациясе " бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге тарафыннан өлкән кеше көненә багышланган түләүсез юридик ярдәм көне үткәрү планлаштырыла.
2018 елның 5 октябрендә хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан халык өчен " кайнар линия» телефоны ачылачак.