ЯҢАЛЫКЛАР


11
август, 2018 ел
шимбә

Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары һәм физик культураны яратучылар! Сезне  чын күңелдән Физкультурачылар көне белән котлыйм! Бүген спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше популярлаша. Ул профессиональ спортчыларны, тренерларны, физик культура һәм спорт өлкәсендә эшләүчеләрне, шулай ук  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы кешеләрне берләштерә.


10
август, 2018 ел
җомга

10 августта безнең районга эш визиты белән "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе Әгъзам Самат улы Гобәйдуллин килде. Көн тәртибендә җирле үзидарә органнарының актуаль  мәсьәләләре  торды. Шәһәр һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында эшлекле, конструктив сөйләшү булды. Шулай ук визит барышында Әгъзам Гобәйдуллин һәм муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов Тенеш һәм Куйбышев ис. Затон поселокларының Совет биналарының  капиталь ремонтның барышы белән таныштылар.

      Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге”  дәүләт автоном учреҗдениесенең  социаль хезмәткәрләре 2018 елның 9 августында  Чаллы авылында  социаль хезмәтләр алучыларның өйләренә барып “Өлкәннәр һәм инвалидларның куркынычсызлык мәктәбе” технологиясе кысаларында мошенниклык  турында әңгәмә үткәрделәр. Технологиянең максаты - мошенниклык корбаны булудан саклану чаралары. Төп бурычларның берсе, көндәлек тормышта өлкән яшьтәге кешеләрнең һәм инвалидларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттыру.


9
август, 2018 ел
пәнҗешәмбе

   Беренче тапкыр авыру турында мәгълүмат, узган  гасырның сиксәненче елларда яңгырады. Ул вакытта белгечләр элек билгеле балмаган авыруга ачыклау кертелэр. Шул авыру белэн авыручы кеше, иммунодефициттан интеккэн, аны элек җитлекми яңа туган балаларда гына очратканнар.     Формалаштыру максатларында гомуми караштан ВИЧ – инфекциясенә һәм СПИД, 08.08.2018 елның, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль социаль педагоглар Аида Идрисова һәм Гөлназ Хөснетдинова « СПИД турында нәрсә беләсең ?» дигән лекция уткэрделэр.

9 августта  Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:

- төнлә һәм иртән яшен, 20 м/с җил, көчле яңгыр;

- төнлә һәм көндез  төньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр талгын җил (Казанда 15 м/с кадәр).

Үзгәреш безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле. Май аеннан башлап (Казан өчен - 5 майдан) һәм август башына кадәр, кояш баткандагы шәфәкъ яктылыгы иртәнге шәфәкъ аклыгы белән кушыла, ягъни төн дәвамында офыкта яктылык югалмый. Шуңа бәйле рәвештә Татарстанда намаз вакытлары үзгәрә. Бу хакта Татарстан Диния нәзарәте матбугат үзәге хәбәр итә. Моңа бәйле рәвештә, астрономик исәпләүләр ярдәмендә, төнге ястү намазы башлануның төгәл вакытын, шулай ук сәхәр тәмамлануны һәм иртәнге намаз вакыты керүне билгеләп булмый. Бу безнең төбәкнең географик үзенчәлекләренә бәйле.


8
август, 2018 ел
чәршәмбе

Блогер булу - үзеңә карата таләпчәнлекне арттыра. Һәрвакытта да тәнкыйтькә әзер булырга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов "Казинформ" Халыкара мәгълүмат агентлыгына биргән интервьюсында. Әңгәмә барышында Татарстан Президенты социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары хакында фикерләре белән бүлеште.  "Социаль челтәрләргә мин очраклы гына килеп эләктем. Аккаунтларны булдырырга миңа моннан дүрт ел чамасы элек тәкъдим иттеләр. Мин бу кадәр үк мавыгырмын, мине хәтта блогер дип атарлар, төрле рейтингларга эләгермен  дип планлаштырмаган да идем. Әмма минем сәхифәләргә язылучылар арта. Кешеләргә минем сәхифәләр контенты кызык булуына бик тә ышанасы килә. Аңлыйм, бу минем вазифам һәм төбәкнең үсешенә дә бәйле", - диде  Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстанда милли киемле һәм татар телендә сөйли торган уенчыклар җитештерә башлаячаклар. Әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплаган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кичә Рөстәм Миңнеханов гражданнарны кабул итте. Чара РФ Президентының кабул итү бүлмәсендә республика муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

Бөтен дөнья мәчеләр көненә Район балалар китапханәсендә балалар өчен мәчеләр турында “Мактаулы - мыеклы йомшаккай” китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар башка илләрдә песиләр көнен ничек билгеләп үткәннәрен белделәр, песиләр турында кызыклы вакыйгалар белән таныштылар, мәкальләр әйттеләр, табышмаклар чиштеләр, мультфильмнардан өзекләр карадылар. Тенеш поселок китапханәчесе балалар бакчасында тәрбияләнүчеләргә яраткан песиләренең рәсемнәрен ясарга тәгъдим итте. Бәйрәмнең төп максаты – балаларда хайваннарга карата мәрхәмәтлелек тәрбияләү.


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Архитектура  һәйкәлләре – безнең  байлыгыбыз. Шул  исем астында районның туган якны өйрәнү музеенда тематик экскурсия үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International