Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 132 тулу уңаеннан Рудник урта мәктәбендә укучылар һәм укытучылар катнашында бәйрәм чарасы үтте. Әлеге чарада Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре дә катнашты. Матур итеп укучылар сәхнәдән бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар.
Район туган якны өйрәнү музеенда “Кама таңнары” социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә ял итүчеләр өчен тематик экскурсия оештырдылар. Әлеге экскурсияләр кунакларның игътибарын җәлеп итү, аларны районның истәлекле, тарихи урыннары, уникаль табигате белән таныштыру максаты белән дә оештырыла.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашуга килүчеләр урам юлына асфальт җәю, спорт площадкасы урнаштыру, буш бинаны терлекләр үрчетү өчен куллануга бирү мәсәләләрен күтәрделәр. Барлык сорауларга да төгәл җаваплар бирелде..
Тәмте авыл китапханәсендә У.Шекспирның тууына багышланган китап күргәзмәсе әзерләнде. Драматургның үзе турында бергенә документаль юл да сакланмаган. Шуңа күрә У. Шекспирның шәхесе турында әлегәчә бәхәсләр дәвам итә.
Районның туган якны өйрәнү музеенда 14 яше тулган яшьүсмерләргә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырдылар. Музей директоры Рәсимә Идиятова паспортка ия булучыларның хокуклары һәм бурычлары хакында аңлатты, аларны тормышларындагы әлеге әһәмиятле вакыйга белән котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бүген Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 3 нче номерлы районара инспекциясе салым түләүчеләр өчен ачык ишекләр көне үткәрә. Адресы: Кама Тамагы штп, К. Маркс урамы, 66 А. Эш сәгатьләре иртәнге 8.00 дән кичке 20.00 гә чаклы.
“Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында бадминтон буенча 3 тур үтте. Ярышларда 7 гомуми белем бирү мәктәпләреннән һәм Балалар –яшьләр спорт мәктәбеннән 84 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча район рейтингы яңартылачак. 4 тур сентябрь аенда үтәчәк. 28 апрельдә “Яшь бадминтонист” район турниры була.
20 апрель көнне Балалар китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Балаларга әдәби - уен формасында биремнәр тәкъдим ителде. Катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр: әкияти пазлылар җыйдылар, әдәби логик мәсәләләр һәм ребуслар чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, мастер-класста катнаштылар. Чара ахырында хәзинә эзләүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.
Куйбышев Затоны поселок китапханәсе “Гүзәллеккә сак кагыл” исемле экологик сәнгать көне үткәрде.Әлеге чарада Кадет интернат-мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары катнашты.
21 еннән 26 нчы апрельгә чаклы Туган якны өйрәнү музеенда “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” исемле яңа балалар рәсеме күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәдә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укучыларының рәсемнәре куелган.