Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 7Б сыйныф укучылары өчен «Георгиевская лента — лента памяти» исеме астында мастер-класс үткәрделәр. Укучылар тасманы бизәргә өйрәнделәр, Җиңү бәйрәменә багышлап үз куллары белән матур итеп сувенирлар ясадылар.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау вәкиле Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерзянов, Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов,Идел регионара табигатьне саклау прокуроры Альберт Хабиров, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәс җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин катнашында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр Советының күчмә утырышы булып узды.
25 апрельдә почта хезмәте идарәсе хезмәткәрләре “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү комплексында ГТО нормаларын тапшырдылар. Чарада 6 кеше катнашты. Аларга спортта уңышлар телибез.
“Тарихи истәлек” кысаларында “Ключ” ирекле берләшмәсенең булачак әгъзалары белән район туган якны өйрәнү музеенда “Волонтерлар-комсомолларның варислары” исемле чара үтте. Чарада катнашучылар волонтерлар белән комсомоллар арасында күп кенә охшашлыклар барлыгын белделәр. Ләйсән Каримуллина “Ключ” ирекле берләшмәсенең оешу тарихы, аның эшчәнлеге, үткәргән чаралары турында сөйләде.
25 апрельдә Татар опера һәм балет академия театрында Туган телләр Бөтенрәсәй форумы булып үтте. Форумда Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сафина Лилия йомгаклау туры катнашучысы дипломы һәм истәлекле бүләк белән бүләкләнде.
2017 елда батырлык күрсәткән 233 яшь батырга Федерация Советының бүләкләрен тапшырдылар. Алар арсыннан өчесе Татарстаннан. Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасыннан Федерация Советы әгъзасы Ильдус Әхмәтҗанов, Татарстан Республикасы Гражданнар обороносы Һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хабибуллин катнаштылар.
24 апрельдә Дәүләт советында “Парламент дәресе-2017” бәйгесендә җиңүчеләрне һәм призёрларны бүләкләү тантанасы булды. Әлеге тантанада Республика мәктәпләреннән 353 укучы катнашты. Иң яхшылары дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бүләкләнүчеләр арасында Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары Нигмәтҗанова Алия һәм Зайнуллина Камилә дә бар иде (класс җитәкчесе Вафина Х.Н.).
Авыл хуҗалыгы берләшмәләрендә көзге культураларны һәм күпеллык үләннәрне тукландыру бара. Бүгенгесе көнгә 1705 гектарда көзге культуралар, 180 гектарда күпеллык үләннәр тукландырылган. “Нармонка” агрофирмасының 3 нче һәм 1нче номерлы филиал хезмәтчәннәре әйбәт нәтиҗәләргә ирешәләр.
24 апрельдә Олы Кайбыч авылында «Зарница-2018» хәрби-спорт уеннарының зона этапы булып үтте. Әлеге уенда Кама Тамагы муниципаль районыннан Затон урта мәктәбенең “Патриот” командасы катнашты. Уен нәтиҗәләре буенча безнең район командасы лаеклы өченче урынны алды.
“Бердәм Россия” сәяси партиясе башлангычы белән кабул ителгән “Тарихи хәтер" партия проекты кысаларында 28 апрельдә район мәдәният йортында “Сугыш чоры хатлары”на багышланган фотокүргәзмә эшлиячәк һәм сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары, мәктәп укучылары, яшь армиячеләр, яшь гвардиячеләр катнашында зур хәтер чарасы узачак. Хөрмәтле райондашлар без әлеге масштаблы проектны сез һәряклап хупларсыз һәм 28 апрельдә фотокүргәзмәгә килерсез дип ышанып калабыз.