ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2018 ел
җомга

    Балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре “Салават күпере” балалар бакчасына йөрүче нәниләр өчен “Искиткеч дөнья космос” исемле танып белү сәяхәте үткәрделәр. 


12
апрель, 2018 ел
пәнҗешәмбе

    12 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы утырышы булып үтте. Утырышта административ тәртип бозулар буенча 2 эш каралды. Гаепле кешеләргә төрле күләмдәге штрафлар билгеләнде.

    12 апрельдә “Акчарлак” спорт-сәләмәтләндерү үзәгендә комплекслы газ хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре ГТО нормаларын тапшырдылар. 17 катнашучының барысы да әйбәт нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аларга спортта уңышлар телибез.

11 апрельдә Кама Тамагы үзәк китапханәсендә, яшьләр, инновацияләр һәм профилактик программалар Республика үзәге хезмәткәрләре социаль мониторинг үткәрделәр. Сораштыруда 30 яшькә кадәр булган зшләүче яшьләр арасыннан 25 кеше катнашты.

    12 апрель көне Кама Тамагы татар урта мәктәбендә рус теле фәненнән телдән имтихан бирүдә катнашучы мәктәп укытучылары өчен эшлекле уен формасында укулар булып узды. 

    2018 елның 11 апрелендә «Тәтеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге” дәүләт казна учреждениясенең Кама Тамагы районы буенча филиал белгечләре Олы Кариле урта мәктәбе укучыларына һөнәри юнәлеш бирү буенча чара уздырдылар.

    «Россия Балалары-2018 ел»  ведомствоара операциясе кысаларында “Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном оешмасы социаль педагогы Алия Айсина  2018 елның 11 апрель көне балигъ булмаган балалар белән «Наркотиклар һәм сәламәтлек» дип исемләнгән төркемле чара үткәрде.


11
апрель, 2018 ел
чәршәмбе

    11 апрельдә Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында юл хәрәкәте куркынычызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы булып узды. Утырышта, мәктәпкә йөртү маршруртларында, укучыларның куркынычызлыгын  тәэмин итү, Кама Тамагы муниципаль район юлларында I кварталда юл-транспорт һәләкәте торышы турындагы сорауларлар каралды. 

    Бүгенгесе көндә ил күләмендә остазлык хәрәкәтен тергезү бара. Безнең районда да остазлык хәрәкәтендә актив катнашучы, яшьүсмерләрнең ирекле ярдәмчесе, җәмәгать тәрбиячеләренең берсе булып Ләйсән Каримуллина тора.

    2018 нче елның 10 нчы апрелендә Олы Салтык төп мәктәбендә Олы Кариле, Иске Казиле, Кама Тамагы татар, Келәнче һәм  Олы Салтык мәктәпләре директорларының ачык отчет-докладларын тыңлау булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International