Кирельск төп мәктәбендә “Сәләмәт бул” акциясе кысаларында сыйныф сәгате үтте. Әлеге чараның кунагы, спортның академик ишү төрендә зур уңышларга ирешкән, Динар Мифтахов иде. Очрашуда Динар укучыларга үзенең спорттагы уңышлары турында сөйләде, тәҗрибәсе белән уртаклашты.
9 нчы апрельдә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында башлангыч сыйныф укучылары арасында уздырылган “Мин - эзләнүче” муниципаль конкурсының проектларны яклау этабы булды.
Тенеш поселок китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Китапханә – Могҗизалы ил” экскурсиясе оештырдылар.
Балтач авыл китапханәсе авыл клубы белән берлектә, балалар белән “Тарих эзләреннән” дип исемләнгән дәрес-әңгәмә үткәрделәр.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулары буенча кабул итте. Очрашуга килүчеләр АПК программасы буенча субсидия алу һәм башка мәсәләләрне күтәрделәр. Барлык сорауларга да төгәл җаваплар алынды.
Балтач авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Игелеклек корабы” акциясе оештырдылар. Әлеге акциянең максаты уңайлы һәм куанычлы шартлар булдыру һәм балаларга шатлык бүләк итү иде. “Игелеклек корабы” язгы гөрләвекләр буенча йөзеп, тукталышлар ясады, үзенең яшьукучыларын сәяхәткә чакырды.
5-8 апрель дә Новочебоксарск шәһәрендә бадминтон буенча Россия кубогына 1 нче тур үтте. Ярышларга 17 төбәктән 64 инвалид-спортчы килгән иде.
Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Язгы каникул көннәрендә Буа шәһәрендә ел саен укучылар арасында үткәрелә торган «Чит телләр – культуралар диалогы» регионара фәнни-практик конференциясе булып узды.
Татарстанның 100 еллыгы бәйрәме уңаеннан “Кама Тамагы муниципаль районындагы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге” дәүләт автоном учреҗдениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова Татар урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Татарстан-бай як» темасына тематик дәрес үткәрде.