Һәр елның 27 май көнендә менә дигән бәйрәм - Бөтенроссия китапханәләр көне билгеләп үтелә. Китапханәче - иҗади һөнәр генә түгел, бу һөнәр төрле фән һәм культура өлкәләрендә белемнәр таләп итә. Шушы бәйрәм уңаеннан Куйбышев Затон штп китапханәсендә "Бүген мин – китапханәче!" дигән дублер көне үткәрелде. Чарада китапханәнең яшь укучылары катнашты.
Экология елы кысаларында Кама Тамагы МР район балалар китапханәсе Кама Тамагы МР башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә "2017 елның җәйенең иң яхшы укучысы" дигән конкурс игълан итә.
Бүген тагын 8 кеше 2017 елның язгы-кыр эшләре барышында югары җитештерү күрсәткечләренә ирешкәннәре өчен сертификатка ия булды. Сертификатларны механизаторларга муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов тапшырды. Ул язгы-кыр эшләренең барышы белән танышты, механизаторлар белән аралашты, хезмәт шартлары белән кызыксынды.
Терлек азыгы әзерләүгә техниканы һәм азык саклау биналарын вакытында һәм сыйфатлы әзерләүне тәэмин итү максатларында, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Идарә җитәкчесенең боерыклары нигезендә 5 июньнән 9 июньгә кадәр районның агросәнәгать комплексы оешмаларында терлек азыгы әзерләү техникасының һәм азык саклау биналарының әзерлеген тикшерү буенча смотр-конкурс игълан ителде. Комиссия составына авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, дәүләт техник күзәтчелеге инспекторы, "Идел" ҖЧҖ һәм "Олы Кариле" ААҖ директорлары, баш агрономнары һәм инженерлары кергән.
Хөрмәтле сайтка керүчеләр! Стратегия – 2030 рәсми сайтында "Стратегия буенча фикер алышуда катнашыгыз" ("Участвуйте в обсуждении стратегии") дигән бүлек бар (http://tatarstan2030.ru). Анда инициативалы гражданнар безнең республиканың социаль-икътисадый үсеше стратегиясен гамәлгә ашыру буенча үз тәкъдимнәрен калдыра ала.
Югары җитештерү күрсәткечләре һәм хезмәт казанышлары өчен акчалата премия алу өчен сертификатлар "Идел" ҖЧҖ тагын 3 механизаторына тапшырылды. Болар - Александр һәм Артемий Гундоровлар – "Варварино" бүлекчәсе механизаторлары һәм Буйров Александр – "Красновидово" бүлекчәсе механизаторы.
Бөтенроссия китапханәләр көне алдыннан, 23 майда 11.00 сәгатьтә, Кама Тамагы муниципаль районының Район балалар китапханәсендә "Китап һәм мин – аерылмас дуслар" дигән чара узды. Анда "Укучының мәдәни көндәлеге" дип аталган мәдәни-белем бирү проектына йомгаклар ясалды.
2017 елның 19 маеннан алып 22 маена кадәр "Волга" Яшьләр үзәге" ДАО базасында Балалар оешмалары советы утырышы узды. Шулай ук утырыш кысаларында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең яшь җәмәгать ярдәмчеләре өчен профильле смена оештырылды.
22 майда Куйбышев исемендәге Затон поселогындагы "Родничок" балалар бакчасынның чыгарылышының ата-аналары һәм тәрбиячеләре участокта агач үсентеләрен утырттылар. 2017 елның балалар бакчасының чыгарылышы матур традиция үрнәге булып калыр дип өметләнәбез!
21 май көнне Лаеш районының Никольское авылында 25нче тапкыр "Каравон" рус фольклор фестивале узды. Ә безнең районны быел ике коллектив - Осинники мәдәният йортының "Сударушка" һәм Рус Бортасы мәдәният йортының "Россияночка" коллективлары тәкъдим иттеләр.