Районда язгы бөртекле культураларны чәчү тәмамланды. Силос өчен азык культуралары, кукуруз, малга азык өчен берьеллык үләннәр чәчү бара. Инде шытымнар барлыкка килде, шуңа күрә район хуҗалыкларында үсемлекләрне саклау буенча эш алып барыла.
Татарстан Республикасында кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская гражданнарны 30 майда түгел, ә 29 майда кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Кама Тамагы штп., Калинин ур., 31 йорт (МР Советы һәм Башкарма комитеты бинасы).
22 май көнне Татарстан Республикасы Кама Тамагы районы суды коллективы "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы базасында ГТО нормативлары тапшырдылар.
Суд хезмәткәрләре йөгерү, урыннан ераклыкка сикерү һ.б. төрләр буенча норативларны үтәделәр.
Бүген, район Башлыгы Павел Лоханов катнашында, районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды.
20 майда Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексында бадминтон буенча "Яшь Бадминтончы" дигән район турниры узды. Ярышларда 7 район белем бирү учреждениясеннән 36 яшь спортчы катнашты. Турнир ялгыз разрядта ике яшь категориясендә үтте: 2006-2007 елгылар, 2008 елгылар һәм кечерәкләр.
2017 елның 19 маенда Кама Тамагының үзәк стадионында гомуми белем бирү учрежденияләре укучылары арасында җиңел атлетика буенча ачык район беренчелеге узды.
Бөртекле сабан культураларын чәчүдә 2017 елның 18 маена район буенча лидер "Идел" ҖЧҖ "Варварино" бүлекчәсе механизаторы Гундоров Александр Борисович булды. Ул МТЗ-1221 тракторында 21 норма - смена башкарып 631 га мәйданны чәчкән.
Һава шартларының уңайсыз булуына карамастан, районда чәчү "экватор" ны узды. 19 май көненә булган мәгълүматларга караганда район хуҗалыкларында 20328 га мәйданда чәчү башкарылган. Шул исәптән, бөртекле сабан культуралары 13770 га мәйданда чәчелгән.
17 майда Кама Тамагы штп район мәдәният йортында хәйрия концерты узды. Әлеге концертны Советлар Союзы Герое М. А. Чирков исемендәге кадет мәктәп – интернаты укучылары әзерләде. Укучылар район халкына искиткеч матур концерт күрсәттеләр.
Муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, "Идел" ҖЧҖ директоры урынбасары Рәис Исмәгыйлев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе Илфат Вәлиев, идарә консультанты Илнар Исмәгыйлев район хуҗалыкларын әйләнеп чыктылар. Район Башлыгы язгы кыр эшләренең алдынгы механизаторлары белән очрашты һәм аларга акчалата премия алу өчен сертификатлар тапшырды.