2017 елның 25 маеннан хокукый ярдәм күрсәтү һәм хокукларын саклауны тәэмин итү максаты белән хәрби хезмәткә чакырылучылар өчен "кайнар линия" ачылачак .
30 майда 11.00 сәгатьтә Кама Тамагы муниципаль районында Татарстан Республикасында кеше хокукларын саклау буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская гражданнар кабул итәчәк. Кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Кама Тамагы штп., Калинин ур., 31 йорт (МР Советы һәм Башкарма комитеты бинасы).
15 май көнне Район балалар китапханәсендә Халыкара гаилә көненә багышланган "Гаилә калейдоскобы " дип исемләнгән танып белү – уен программасы әзерләнгән иде. Ата-аналар һәм балалар өчен "Әти, әни һәм мин – укый торган гаилә"дигән презентация һәм "Белүчеләр" дигән викторина оештырылды. Чараның максаты: барлык гаилә әгъзаларының сәламәт, бәхетле булуы гаиләдәге тынычлыктан тора икәнен аңлату.
15 майда муниципаль район башлыгы Павел Лоханов агымдагы елның язгы чәчү алдынгылары белән очратшты һәм аларга акчалата премия алуга сертификатлар тапшырды.
Халыкара гаилә көнендә ЗАГС булегендә туу турында тантаналы теркәү булды.
Хөрмәтле райондашлар! Чын күңелдән сезне якты бәйрәм - Халыкара гаилә көне белән тәбрик итәм!
Бүген, 15 май көнне Район Башлыгы Павел Лоханов Кама Тамагы муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән атналык киңәшмә үткәрде.
Бүген район Башлыгы Павел Лоханов катнашында районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә узды. Киңәшмәдә Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы кыр эшләренең барышы һәм терлекләрне көтүлекләргә чыгару (Кама тамагы муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев); торак пунктларда санитар-экологик икеайлык үткәрүнең барышы (Кама Тамагы муниципаль районы административ комиссиянең җаваплы секретаре Геннадий Вахромов) турында мәсьәләләр каралды.
3-12 май көннәрендә Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбендә гаилә нигезләре атнасы үтте, аның барышында үткәрелгән чаралар гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүгә, кешене тәрбияләүдә гаилә роленең әһәмиятен күтәрүгә юнәлдерелгән.
Кече Салтык авылында Җиңү бәйрәме уңаеннан, Бөтенроссия акциясе “Хәтер шәме”, “Үлемсез полк”, митинг “Батырларның даны мәңгелек!”, тантаналы бәйрәм чарасы, китапханәдә “Китапларда сугыш дәһшәте” дип исемләнгән китап күргәзмәсе һәм күргәзмә - инсталляция “Җиңү плакатлары”, “Бөек Ватан сугышы еллары документлары” оештырылды.