ЯҢАЛЫКЛАР


12
май, 2017 ел
җомга

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында "Сәламәтлек-2017" Татарстан Республикасы медицина хезмәткәрләренең Спартакиадасы уза. Ярышта катнашучыларны район Башлыгы Павел Лоханов каршы алды. Павел Николаевич командаларга уңышлар, гадел көрәш һәм  җиңүләр теләде.

 


11
май, 2017 ел
пәнҗешәмбе

   11 май көнне  ТР Кама Тамагы МР башкарма комитетының  ГХАТ бүлегендә ике яңа туган малайны Каюмова Егор Тимуровичны (Куйбышев Затон штп) һәм Шәмсиев Ислам  Әнвәр улын (Кама Тамагы штп) теркәү узды.  Каюмовлар гаиләсендә Егор беренче бала, ә менә Ислам Шәмсиевлар гаиләсендә инде дүртенче бала.

Олы Кариле авылында Җиңү көне бик оешкан төстә үтте. Сәгать 10.00да митинг обелиск каршында башланды, веноклар салынды. Мәктәп укучылары концерт куйды. Тантана чәй табыны артында дәвам итте.

9 май көнне Олы Салтык мәдәният йортында өлкәннәр укучылар һәм укытучылар тарафыннан әзерләнгән концерт карадылар. Кичәне китапханә мөдире Заһидуллина Г.К. алып барды. Соңыннан бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте. 

Олы Карамал авылында Җиңү көненә карата «1941-1945- ул еллар мәңге онытылмас»  дип исемләнгән митинг узды.

9 нчы май көнне Кече Мәрәтхуҗа авылында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан митинг оештырылды. Тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын бәйрәм белән котлап, мәдәният йортындат кичә үткәрелде. Бәйрәм  чәй табыны артында дәвам итте.

10 май көнне  Кама Тамагы штп  "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында Җиңү Көненә багышланган район мәктәпләре укучылары арасында мини-футбол буенча турнир узды. Ярышларда 6 команда катнашты: Кама Тамагы урта мәктәбеннән 2 команда, Затон урта мәктәбе, Кама Тамагы кадет  интернат-мәктәбе,  Иске Казиле урта мәктәбе  һәм Тенеш штп Рудник урта мәктәбе.

Кама Тамагы муниципаль районы  башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Руслан һәм Ләйсән Вязниковларның  никахлары теркәлде. Вязниковларның никахлары бәхетле һәм озын гомерле булыр дип ышанабыз.


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Бүген, 10 май көнне  Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов  "Ел укучысы 2017" район конкурсының финалистлары белән очрашты. Очрашу барышында Павел Николаевич финалистлардан киләчәккә планнары турында сораштырды, Кама Тамагы муниципаль районының  киләчәккә үсеш перспективалары турында сөйләде,  укучыларның районга яшьләрне  күбрәк җәлеп итү буенча тәкъдимнәрен һәм идеяләрен зур игътибар һәм кызыксыну белән тыңлады.     

16 май көнне  10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов шәхси мәсьәләләр буенча гражданнар кабул итәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International