ЯҢАЛЫКЛАР


10
май, 2017 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Иҗтимагый советының киңәйтелгән утырышы барышында Җирлекара үзәк китапханәдә "Ел укучысы 2017"  район конкурсының өч финалистының җәмәгать тыңлаулары уздырылды.  Үз проектларын Нигъмәтҗанова Алия (10 сыйныф, Кама Тамагы урта мәктәбе), Григорьева Екатерина (9 сыйныф, Сөйки урта мәктәбе), Вәлиева Илвира (11 сыйныф, Тенеш штп Рудник урта мәктәбе) тәкъдим иттеләр.

9 Майның кичендә  каматамагылылар "Хәтер шәме" дигән Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә багышлап,  мәктәп укучылары, педагоглар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары, район үзәгендә яшәүчеләр кулларында шәмнәр белән үзәк урамнар буйлап үттеләр.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов исеменнән социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүче тыл хезмәтчәне Дмитриева Елена Максимовнаны котлады

8 майда Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексында Җиңү Көненә багышланган хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча район турниры узды. Ярышларда 4 команда катнашты: Кама Тамагы, Кирельск, Рудник һәм "Энҗе бөртекләре" командасы.

"Акчарлак" "спорт - сәламәтләндерү комплексы базасында Җиңү Көненә багышланган ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча район турниры узды. Ярышларда  5 команда катнашты: Кама Тамагы (олылар), Кама Тамагы (яшьләр), Куйбышев Затон, Сөйки һәм Иске Казиле командасы.


9
май, 2017 ел
сишәмбе

9 Майда,  Район мәдәният Йортында узган бәйрәм концерты ахырында,  Җиңү Көненә багышланган "Куйбышев Затон штп - Кама Тамагы штп" традицион велоузышта һәм җиңел атлетикада катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.

Чарада Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов,  ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Насыйбуллин, районның хәрби комиссары Дамир Сергеев, "Үлемсез полк" Бөтенроссия акциясендә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең  72 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган истәлекле митингта катнашкан каматамагылылар  бар иде. Шулай ук бюстны ачу тантанасына улы, фронтовик Иван Михайлович Чирков җитәкчелегендә якташыбызның барлык туганнары һәм якыннары килгән иде.


8
май, 2017 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, толлар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары! Кадерле якташлар!

Бөек Җиңү көне уңаеннан иң ихлас котлауларны  кабул итегез! Бу көнне без каһарманнарның үлмәс данын хөрмәтләп, узган гасырның иң рәхимсез сугышында җиңгән, барлык сынауларны үткән геройларыбыз алдында баш иябез. Халкыбызның бердәм булуы нәтиҗәсендә фашизм җиңелүгә дучар булды. Бу тыныч, матур тормыш безгә зур югалтулар бәрабәренә бирелде, аны буыннан-буынга тапшыру – безнең бурычыбыз.


5
май, 2017 ел
җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында "Кайнар линия" телефоны 8 (84377) 2-12-52 эшләячәк. Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары үзләрен борчыган сораулар буенча мөрәҗәгать итә ала. 

Кама Тамагы районы игенчеләре язгы-кыр эшләрен актив алып баралар. 8,5 мең га мәйданда уҗымнарны тукландыру тәмамланган. Туңны тырмалау тәмамланып килә : эш 25,2 мең га мәйданда башкарылган: бу 98%  үтәлгән дигән сүз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International