4 май көнне башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Сороковнина һәм социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлназ Сафина Тәтеш районының Олы Шәмәк авылында урнашкан Картлар һәм инвалидлар интернат-йортындагы тыл хезмәтчәне Шәрәфетдинова Фәния Садретдин кызын котладылар.
3 май көнне "Советлар Союзы Герое М. А. Чирков исемендәге Кама Тамагы кадет интернат-мәктәбе" ДБМУ "Георгий тасмасы" акциясе узды.
Яз килү белән терлекчелек фермасында эшләүчеләрнең мәшәкатьләре шактый арта. Җылы көннәр башлану белән кар астыннан пычрак, терлек азыгы калдыклары, чүп-чарлар чыга. Ферма территориясендә тәртип урнаштыру – терлекчеләрнең, белгечләрнең һәм авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренең бурычы.
Узган җомгада Кама Тамагы районының туган якны өйрәнү музеенда гадәти булмаган кунаклар булды. Иске Казиле һәм Кыртапа авылыннан кияү белән кәләш, никахларын рәсми рәвештә теркәгәннән соң, музейга килделәр.
"Олы Кариле" ААҖ 1177 га тукландыру төгәлләнгән. Тырмалау эшләре тәмамлана: эшләр мәйданның 85 % башкарылган. Көнбагыш чәчү башланды. Көнбагыш чәчүдә алдынгы механизатор Галимҗанов Илдар Ильязовичның агрегаты эшли. Аның игенчелек тармагындагы эш стажы 20 елдан артык тәшкил итә.
Җиңү Көне алдыннан "Георгий тасмасы" акциясенең тагын бер этабы уздырылды. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының яшь гвардиячеләре һәм Җиңү волонтерлары георгий тасмаларын юл хәрәкәтендә катнашучыларга — машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә тапшырдылар.
27 апрельдә, Россия парламентаризмы көнендә, ТР Дәүләт Советында "Стратегия-2030: минем республиканың киләчәгенә керткән өлешем" дигән Парламент дәресе – 2017 кысаларында узган бәйгеләргә йомгак ясалды. Тантананы ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты.
Хөрмәтле каматамагылылар! Сезне 6 май көнне 10.00 сәгатькә "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексына волейбол буенча Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Кубогына чакырабыз.
Бүген, 2 май көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итте. Район Башлыгына алты каматамагылы түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итте: торак шартларын яхшырту, эшкә урнаштыру, торакны хосусыйлаштыру, коммуникацияләр үткәрү, шулай ук башка темалар.
Терлекләрне кышлату ахырына якынлаша. Районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне тоту өчен җәйге лагерьларны әзерләү бара. Территорияләре тирестән чистартыла, салам җәелә. Корылмаларга һәм җиһазларга ремонт ясалган, терлекчеләр өчен кирәкле көнкүреш шартлары булдырылган. Барлыгы 32 көтү булдырылган.