ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгы алдыннан Кама Тамагы штп Башкарма комитеты хезмәткәрләре район үзәгендә яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның  тол калган хатыннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырдылар. Олы Карамал авыл җирлеге белгечләре Бәрлегуҗа авылындагы Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары Вафина Мөкәррәмә Сөләйманова һәм Гарифуллина Рауза Талиповнага ТР Президенты Р. Н.Миңнеханов исеменнән бүләкләр тапшырдылар.

1 майда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев, "Кама Тамагы" АХП" ҖЧҖ  директоры Рамил Каюмов "Карамал", Сөйки", "Кирельск", "Олы Салтык" бүлекчәләрендәге кыр эшләренең барышы белән танышып чыктылар.

Санитар-экологик икеайлык кысаларында Кама Тамагы муниципаль районында территорияләрне чистарту дәвам итә. Ял көннәрендә Кама Тамагы штп оешма, предприятие хезмәткәрләре чираттагы өмә оештырдылар һәм районны төзекләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. 

Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыклары белән барган киңәшмә барышында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов махсус янгынга каршы режим барган чорда халык арасында үз-үзеңне тоту турында аңлату эшләрен алып барырга кирәклеген билгеләде.

Бүген, 2 май көнне Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән атналык киңәшмә уздырды. Киңәшмә барышында төп мәсьәлә булып Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына әзерлек мәсьәләләре турында фикер алышу иде.


30
апрель, 2017 ел
якшәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов кырлардагы чәчү процессы белән шәхсән танышты. Кырларда инде бер атна авыл хуҗалыгы техникасы эшли, ә бүген һава шартлары аркасында соңгарак калган чәчү башланды.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Кадерле каматамагылылар! Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңыеннан иң җылы теләкләрне кабул итегез.

Хөрмәтле янгын сүндерүчеләр һәм ветераннар! Бүгенге көндә янгынга каршы хезмәт барлык хезмәтләр  арасында иң җитезе.

Бүген Кама Тамагы муниципаль районында Бөтенроссия экологик өмәгә халык, хезмәт коллективлары, предприятие һәм оешма әгъзалары, яшьләр һәм иҗтимагый  берләшмә вәкилләре, профсоюз оешмалары, идарәче компанияләр чыкты. Һәр каматамагылы районны төзекләндерүгә үз өлешен кертте.        

27 апрельдә Кәрим Тинчурин театры артистлары элеккеге хезмәттәшләре, якын дуслары Татарстанның халык артисты Ринат Мифтаховны искә алу, каберенә чәчәкләр кую өчен Чаллы авылына кайттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International