28 апрель көнне Кама Тамагы муниципаль районының балалар китапханәсендә "Әлифба белән саубуллашу" дигән бәйрәм узды.
27 апрельдә Тәмте авылы китапханәсендә Тәмте урта мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары һәм тарих укытучысы М. П. Осташкова кунакта булдылар. Балалар "Сугыш турында йөрәккә якын китап" дигән китап күргәзмәсе, якташыбыз Н.И.Мошкованың "Таня" дигән повестенең кулъязмалары белән таныштылар һәм "Балалар-геройлар" дигән презентация карадылар.
27 апрельдә Кама Тамагы муниципаль районында К. Тинчурин ис. Татар Дәүләт драма һәм комедия театры гастрольдә булды. Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында артистлар каматамагылыларга "Ефәк баулы былбыл кош" спектаклен тәкъдим иттеләр.
27 апрель көнне "Акчарлак" спорт - сәламәтләндерү комплексы хезмәткәрләре ГТО нормативларын тапшыруның беренче этабын уңышлы үттеләр. Аларның үтәлеше вакытында белгечләр тарафыннан төрле яшь төркемнәренә туры килә торган таләпләр исәпкә алынды.
26 апрель көнне Бәрлегуҗа авылы мәдәният йортында Олы Карамал авыл җирлеге хезмәткәре һәм китапханәче белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан чара үткәрелде.
Кама Тамагы штп Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган "Георгий тасмасы" акциясе старт алды. РайПо каршындагы мәйданда Кама Тамагы татар урта мәктәбе укучылары каматамагылыларга тасмалар тараттылар.
Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Павел Лоханов районның торак комиссиясе утырышында катнашты. Торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ гражданнарны исәпкә кую һәм төшерү, Кама Тамагы муниципаль районы буенча 2017 елга «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасы буенча субсидияләрне бүлү мәсьәләләре каралды.
25нче апрельдә Олы Кариле авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үтте.Шигырь бәйрәме мәктәптә дәвам итте.
25 нче апрель көнне Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды һәм аның иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде.
Игелек атнасы акциясе кысаларында Варварино авылы китапханәсендә Зиннатуллина Мөнирә әбигә чәчәкләр күчереп утырттылар, ул кышка аларны китапханәдә калдыра. Чәчәкләрнең савытлары бик искергән иде.