Келәнче авылында яшәүче кадерле авылдашлар, читләрдә яшәүче якташлар! Быел Келәнче авылы зиратында өмә 13 май көнне сәгать 8.00 дә башлана.
2017 елда ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан, Кама Тамагы муниципаль районы ГХАТ бүлеге районның туган якны өйрәнү музее белән берлектә "Узган елларның туй модасы" дигән, шулай ук "100 ел - бер мизгел кебек..." дигән туй темасына ретро-фотографияләр күргәзмәсе оештыра.
Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Дарья Серегина (укытучысы -Вафина Х. Н) Л. Н. Толстой исемендәге XV республика фәнни-практик укучылар конференциясендә 2нче урынны яулады. Котлыйбыз!
17.00 сәгатьтә Кама Тамагы урта мәктәбендә ир-ат командалары арасында волейбол буенча ачык турнир үткәреләчәк. Турнир Янгын сагы көненә багышланачак.
Кама Тамагы муниципаль районы Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган "Бәйрәм бүген" дигән чара уздырдылар.
Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 8-11 сыйныф укучылары өчен Җирле үзидарә көненә багышланган сыйныф сәгате булып узды. Кунакка Кама Тамагы штп Башлыгы урынбасары Владимир Павлович Сороковнин чакырылган иде.
21 апрельдә Җирле үзидарә көне билгеләп үтелә. Моның белән бәйле рәвештә, Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары Кама-Тамагы муниципаль районының Кама Тамагы штп советында булдылар.
Бүген Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов районның предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре белән чираттагы киңәйтелгән киңәшмә үткәрде.
Район туган якны өйрәнү музеенда АКШтан килгән кунаклар булды. Тамырлары белән Кама Тамагыннан булган гаиләнең өч буыны район тарихы белән танышты. Марина һәм Алексей Суриковлар 30 елдан артык Америка Кушма Штатларында яши. Кече Ватаннарыннан алган тәэсирләр белән алар Кама Тамагы табигате, Лобач тавы сурәтләнгән сувенирларны да өйләренә алып кайтып китәчәк.
Столяров исемендәге мәдәният йорты һәм Затон поселок китапханәсе хезмәткәрләре Чернобыль АЭСындагы авариянең 31 еллыгына карата мәктәп укучылары өчен "Чернобыль - безнең кайгы" дип аталган чара үткәрде.