Олы Карамал авылы китапханәсендә шигырь сөюче китап укучылар өчен шагыйрә Сания Әхмәтҗановага 55 яшь тулу уңаеннан “Җыр канаты - сөюдән” дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрелде.
20 апрель көнне "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе психологы Маргарита Матвеева гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлназ Хөснетдинова белән берлектә Кама Тамагы урта мәктәбенең яшүсмерләре өчен "Ышанычлы "юк!"әйт" дигән төркемле дәрес үткәрделәр.
Хөрмәтле Кама Тамагы районы җирле үзидарәсе органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Җирле үзидарә органнары – демократик җәмгыять нигезе. Бу хакимиятнең ачыклыгы һәм компетентлыгы – дәүләт сәясәтенең мөһим юнәлешләрен нәтиҗәле гамәлгә ашыру өчен җирлек булып тора.
Кама Тамагы муниципаль районы Красновидово авылының Горький музеенда "Пасхальные колокола" дигән фольклор-тематик бәйрәм кичәсе узды. Әлеге чараны музей, китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләде.
Кама Тамагы муниципаль районының Куйбышев Затон штп Куйбышев һәм Гагарин урамнарындагы ике 15 фатирлы торак йорт һәм Первомайская урамындагы 32 фатирлы йортларны төзү эшләре төгәлләнү стадиясендә. Әлеге йортлар "Гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү" программасы буенча төзелә.
Бүген, 19 апрель көнне Кама Тамагы районының 1 нче номерлы "Салават күпере"балалар бакчасында "Мини-мисс 2017" конкурсы узды. Купшылык һәм талант балалар конкурсында 9 кыз катнашты.
Чәршәмбе көнне Кама Тамагы район Советының XVI утырышы булып узды. Көн тәртибендә биш мәсьәлә кертелде.
Кама Тамагы муниципаль районының 2016 ел бюджетын үтәү турында депутатларга финанс-бюджет палатасы рәисе Марина Ногманова җиткерде. Марина Александровна шулай ук Кама Тамагы район Советының 2016 елның 14 декаберендәге “2017 елга һәм 2018-2019 еллар план чорына Кама Тамагы муниципаль район бюджеты” 72 нче номерлы карарына төзетмәләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләсен тавыш бирүгә куйды.
17-25 апрельләрдә республикада "Язгы игелек атнасы - #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН игелекле эшләр эстафетасы" акциясе үткәрелә. Акция гражданлык позициясен, җәмгыятьтә мәрхәмәтлелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. Акция кысаларында Кама Тамагы районы туган якны өйрәнү музее 21 апрельдән 26 апрельгә кадәр туган якны өйрәнү һәм Туфан Миңнуллин музеена түләүсез кабул итү оештыра.
18 апрель көнне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев районның сөт җыючылары белән киңәшмә үткәрде. Киңәшмәдә сөт җыючылар Кадыйров Равил, Әскәров Рөстәм, Әскәров Илһам, Кече Салтык, Олы Салтык, Уразлы, Олы Бортас авыл җирлекләре башлыклары һәм ГТРК "Россия 1 Татарстан" һәм "Җир сулышы" алып баручысы Раиф Гыймадиев катнашты.
17 апрельдән алып 30 апрельгә кадәр Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда кунаклары игътибарына ике яңа экспозиция –"Үзеңне таны!" дигән ретро-фотографияләр һәм "Слетались к лампе мотыльки" дигән 19 – 20 гасырлардагы керосин лампалары күргәзмәсе оештырылды.