ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2017 ел
сишәмбе

18 апрель көнне  Кама Тамагы МР Советының утырышлар залында авыл хуҗалыгы мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Анда район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Насыйров, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  Идарәсе җитәкчесе Илфат Вәлиев,  хуҗалык җитәкчеләре, агрономнары, инженерлары, белгечләре катнашты.

Иске Казиле авылыннан Сафин Тәлгать Әнвәр улы – районда уңышлы эшләүче фермерларының  берсе. Ул  30 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 10 баш сыер асрый.

Рухи мәдәниятыбызның нигезе булган туган телне саклау, үстерү белән бергә, халык йолалары, бәйрәмнәре гореф-гадәтләрен дә җыю һәм теркәү, аларның йә матурлык, халык рухына якын булганнарын сайлап алып халыкка кире кайтару заррури вә гаять тә олуг бер эш ул”.


14
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген, 14 һәм 15 апрельдә салым инспекциясендә Ачык ишекләр көне уздырыла. Алар гражданнарга салым законнары турында һәм физик затлар кеременә салым декларациясен тутыру тәртибе буенча мәгълүмат бирү максатыннан үткәрелә.

Кама Тамагы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучылары татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Хәсәнова җитәкчелегендә Туфан миңнуллин музеенда булдылар.

13 апрель көнне  Кама Тамагы муниципаль район Советы Президиумы утырышы булды. Аны Кама Тамагы МР Башлыгы урынбасары, МР Советы рәисе урынбасары Г. А. Габидуллин үткәрде.


13
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Казанда "Яхшыдан-яхшы" проекты кысаларында "Йолдызлы симфония" II Халыкара конкурс-фестивале булып узды. Анда Кама Тамагы музыка мәктәбендә шөгыльләнүчеләр ктнашты. "Эстрада вокалы" номинациясендә "Аллегро" вокаль ансамбле II дәрәҗә, Аполлинария Лазарева III дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.

12 апрель көнне Кама Тамагы штп паркында экологик акция узды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре әтиләр Советы һәм Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары белән берлектә "Иң яхшы сыерчык оясы-2017" район конкурсында катнашкан барлык сыерчык ояларын урнаштырдылар.


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

12 апрельдә  10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең  съезды кысаларында, Кама Тамагы муниципаль районы Җирлекара үзәк китапханәсендә  "Татарстан - безнең уртак йортыбыз" дигән этномәдәни эстафета узды.

11 апрельдә Яшел Үзән шәһәрендә "Җанлы классика" яшь шигырь укучылар VI Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы булып узды. кама Тамагы урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алия Нигъмәтҗанова үз секциясендә беренче урын яулады һәм республиканың иң яхшы шигырь укучылар унлыгына керде, Диплом белән бүләкләнде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International