ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасының Янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Караталдагы  аерым посты Кама Тамагы районы Иске Казиле  урта мәктәбендә "Юка боздан сак булыгыз!" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә янгын куркынычсызлыгы турында да әңгәмә алып барылды.


10
ноябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Пенсия фонды пенсияләрне дәүләт финанславы программасында катнашучылар өчен искәртә: агымдагы елның декабрь ахырына кадәр аларга пенсиянең тупланма өлешенә кимендә 2000 сум акча күчерергә кирәк.

Янгынга каршы хезмәтнең Апас отрядының Сөйки авылы аерым посты башлыгы Радик Әхмәтҗанов Кама Тамагы районы Сөйки урта мәктәбендә "Юка боз!" темасына ачык дәрес үткәрде. Дәрестә янгын куркынычсызлыгы турында да әңгәмә алып барылды.

Салым  инспекциясе исегезгә төшерә - салымнарны түләп бетерергә 20 көн калды.

Зыян күрүчеләргә вакытында ярдәм күрсәтү өчен Куйбышев Затонда ДНС белән янәшә боз кату чорында коткару посты оештырылачак.


9
ноябрь, 2016 ел
чәршәмбе

"Кама Тамагы муниципаль район халкына мәдәни ял хезмәте күрсәтү буенча үзәк" МБУ директоры Нәсимә Ибатуллина  "Профсоюзда актив эше өчен" мәдәният хезмәткәрләре Россия профсоюзы Мактау билгесе белән бүләкләнде.

Кама Тамагы штп "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексына инде берничә ел рәттән йөзү секциясенә төрле яшьтәге балалар килә. Әлеге секцияләрне физик культура буенча (йөзү буенча) инструктор Александр Сорокин һәм спорт буенча инструктор Геннадий Горюнов алып бара.

2016 елның 8 ноябрь көнне Дәүләт Советы  депутаты  Валерий Власов  шәхси сораулар буенча кабул итү уздырды.  Кабул итүдә шулай ук, "Бердәм Россия" партиясенең җирле үзидарәсе секретаренең урынбасары Газинур Габидуллин да катнашты.


8
ноябрь, 2016 ел
сишәмбе

Затон урта мәктәбе укытучылары Венера Җиһаншина һәм Елена Муратьязова Бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре булды.

Хәрби хезмәткә чакырылу вакытында гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү өчен 10 ноябрьдә "кайнар линия" телефоннары эшләячәк.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International