Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССРның 100 еллыгы һәм Татарстан Республикасы Президентын сайлаулар елында Татарстан Республикасы ССП яшьләрне эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә юнәлдерелгән 4 проект эшләде.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган чаралар үткәрү кысаларында, 2020 елның 17 февралендә Сөйки урта мәктәбе укучылары өчен «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы «Җәүдәт Фәйзи тууына 110 ел» дигән лекция-әңгәмә үткәрде.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан 18 февраль көнне Үзәк китапханә хезмәткәрләре Кама Тамагы татар урта мәктәбенең 9 сыйныф укучылары өчен «Рядовойдан алып генералга кадәр» дип исемләнгән интеллектуаль батл үткәрделәр.
2020 елның 21-23 февралендә Гимнастика үзәгендә (Казан шәһәре, Сыртланова ур.,6) «Хатын-кызлар арасында рапира белән фехтовкалау буенча дөнья Кубогы этабы» халыкара ярышлары узачак. Ярышларда дөньяның 35 иленнән 200ләп спортчы катнашачак.
Ярышларга керү ирекле.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итүатна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.
Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.
Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 2Б һәм 4 сыйныф укучылары өчен якташыбыз, Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирковка багышланган хәтер дәресе әзерләделәр.
Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
«Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешма гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау максатыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшен башкара.
1 гыйнвардан Россиядә декларация кампаниясе башланды. 2019 елда алынган керемнәр турында 2020 елның 30 апреленә кадәр хисап тотарга кирәк.
2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.