Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары (тәрбиячеләре: Еранова Ф.В. һәм Муталипова Э. И.) өчен «Ничек Түбәтәй барысын да дуслаштырды » дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр .
«МастерОк» клубы кысаларында балалар китапханәсе хезмәткәрләре Рудник урта мәктәбенең 2 һәм 3 нче сыйныф укучылары белән Ватанны саклаучылар көненә «Әтигә үз кулларыбыз белән бүләк» дип исемлэнгэн мастер-класс үткәрделәр.
20 февраль көнне Тәмте авыл җирлеге китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Сүзләр-паразитлар безнең тормышта»дип исемләнгән танып-белү чарасы үткәрелде.
"Сугышны өлкәннәр һәм көчле ир-атлар башлый! Ә балалар, хатын-кызлар һәм картлар түли..." шундый исем астында Красновидово авыл китапханәсендә Красновидово урта мәктәбенең 5-9 сыйныф укучылары өчен сыйныф сәгате узды. Анда балалар өчен хәрби тематикага багышланган китаплар турында сүз барды.
2020 елның 21 февралендә 12:30 сәгатьтә «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Кама Тамагы җирле бүлекчәсенең җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү булачак.
2020 елның 25 февралендә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр вәкаләтле вәкил Аппаратында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х.Сабурская һәм Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфаларын башкаручы С.П.Старостин гражданнарны кабул итәчәк.
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы 2020 елның 20 февралендә 10.30 сәгатьтән 11.30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча халыкны кабул итәчәк.
21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.
Бүген, 2020 елның 19 февралендә, «Кама Тамагы муниципаль районының 2019 елда сәламәтлек саклау учреждениесе эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2020 елга бурычлар» дигән йомгаклау медицина советы булды. Медицина советында Кама Тамагы районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Яркаева Фәридә Фатыйх кызы катнаштылар.
Халыкара туган тел көне, барыннан да элек, телләрне саклауга юнәлдерелгән. «Радуга» балалар бакчасының әзерлек төркемнәрендә районның туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Туган тел –заман бәйләнеше» дип исемләнгән музей дәресе үткәрделәр. Балалар туган телнең килеп чыгышы, башка телләр һәм милләтләрнең яшәеше турында бик күп кызыклы мәгълүмат белделәр.