Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы «Космик элемтә» ФДУП мәгълүматы буенча 2020 елның 21 февраленнән алып 15 мартына кадәр вакыт интервалында 12 сәгать 02 мин.башлап 13 сәгать 05 мин. кадәр вакыт аралыгында җир станцияләренең антенна иярчен кабул итү бүлмәләренең кояш нурлары белән яктыртылачагы турында хәбәр итә.
Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 8(843) 221-76-64 телефоны аша консультация алырга мөмкин.
Кама Тамагы муниципаль районыннан 5 кеше катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча 5 район арасында Хөсәенов Рәфкать Гаяз улы шахмат буенча 3 урынны яулады.
26 февральдә 10нан 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе Казанда юридик һәм физик затларның банкротлык процедурасы мәсьәләләре буенча "Кайнар телефон линиясе" уздырачак.
"Кайнар линия" телефоны (843)255-25-71.
Халыкара туган тел көнендә Кама Тамагы муниципаль районы үзәк китапханәсе Кама Тамагы татар урта мәктәбе белән берлектә «Туган телем – иркә гөлем» дип исемләнгән шигъри сәгать үткәрделәр.
2020 елның 21 февралендә өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 41 нче отчет утырышы булды.
Кама Тамагы район Советы утырышы эшендә катнаштылар:
Шәйхрәзиев Васил Габделгаяз улы – Татарстан Республикасы Премьер - министры урынбасары, Гыйльметдинов Илдар Ирек улы - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Насыйбуллин Илһам Әдип улы - Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары, «Тал-Агро» идарәче компаниясе» ҖЧҖ генераль директоры Вәлиев Илһам Госман улы.
2020 елның 1 гыйнварыннан «балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр турында «Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 305-ФЗ номерлы федераль закон үз көченә керде.
Документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан Татарстан әниләре бала яшенә җиткәнче (элек бу сан 1,5 ел түгел) беренче балага айлык акчалата түләүне алачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Габделгаяз улы Шәйхрәзиев, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Илһам Әдип улы Насыйбуллин, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәким Кәрим улында кунакта булдылар.
Бүген, 2020 елның 21 февралендә, район мәдәният йортында өченче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль район Советының 41 нче отчет утырышы узды. Совет утырышыннан соң тантаналы бүләкләү булды.
21 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән юлларда көчле бозлавык, төнлә һәм иртән томан көтелә.