ЯҢАЛЫКЛАР


24
март, 2020 ел
сишәмбе

Кече Мәрәтхуҗа авыл китапханәчесе «Татарстан - минем туган ягым!» дип исемләнгән викторина үткәрде,  Татарстан АССР оешуга 100 ел тулуга багышланган чара.

«Кама Тамагы район ветеринария берләшмәсе» ДБУ башлыгы Шакиров Руслан Рашатович һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Камалиев Госман Ганибаевич район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә терлекләрне кышлатуның барышын, карап тоту һәм ашату технологиясен карадылар.

Ана капиталы программасы биш елга – 2026 ел ахырына кадәр озайтылды. Бу вакытка кадәр, 2020 елдан башлап, яңа туган яки тәрбиягә бала алган барлык гаиләләр ана капиталы рәвешендә дәүләт ярдәме чараларына хокук алачак.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 2020 елда язгы кыр эшләрен оештыру һәм уздыру мәсьәләсе буенча Татарстанның барлык муниципаль районнары белән киңәшмә уздырды.

Сөйләшү барышында Марат Җәббаров барлык районнарга язгы чәчүгә әзерләнүне бу атна ахырына тәмамлау бурычын куйды, минераль ашламалар кертүнең мөһимлегенә, орлыклар сыйфатына, аларны тиешенчә эшкәртүгә, механизаторларның квалификациясен күтәрүгә, хезмәтне саклау чараларын кичектермичә үтәүгә игътибар итәргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауны тәмамларга кушты. «30 марттан 3 апрельгә кадәр барлык техниканы комиссия тарафыннан кабул итү үткәреләчәк», – диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.


23
март, 2020 ел
дүшәмбе

2020 елның 20 мартында Столяров исемендәге мәдәният йортында «Без дә шул сугышта җиңдек» спектакле күрсәтелде - «Вообрази» театр коллективы, режиссеры - Никифорова Н.А.

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУ мәгълүматлары буенча: Татарстан Республикасы территориясендә 2020 елның 23 мартында кичен, төнлә һәм көндез 24 мартында көтелә:

- төнлә һәм иртән урыны белән көчле кар;

- буран, төнлә-иртән күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк (Казанда төнлә-иртән);

- көчле җил төнлә 17-22 м/с, көндез урыны белән 15-17 м/с тизлектә;

- бозлавык;

- юлларда бозлавык, кар көртләре, кар боткасы.

Алдагы ике атнага фаразланган һава торышы буенча туң туфракка ашламалар кертү эшләрен башкару өчен уңай чор булачак.

Бүгенгә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча Актаныш, Чистай, Азнай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Тәтеш, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Зәй, Зеленодольск, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе һәм Тукай районнары игенчеләре язгы кыр эшләренә керештеләр.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы социаль яклау бүлеге социаль контракт нигезендә аз керемле гаиләләргә (гражданнарга) ярдәм күрсәтә. Социаль контракт системасы аша аз керемле гаиләләрне (аз керемле гражданнарны) яңадан укыту, һөнәри яңадан әзерләү, эшкә урнаштыру, үз эшеңне ачу яки үзмәшгульлек сыйфатында теркәү юлы белән ярлылардан чыгару планлаштырыла.

24 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында Туры эфир булачак, аның кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан эшләнгән кече һәм урта бизнеска ярдәм итүгә юнәлдерелгән чаралар турында фикер алышачаклар. «Төп яңалыклар» программасында инвестицион проектлар буенча күчемсез милекне дәүләт теркәве бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашачак.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров нәселле терлекчелекнең торышы белән таныштырды.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International