ЯҢАЛЫКЛАР


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

12 гыйнвар көнне Ахмадуллина Минҗәмал Әман кызын Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Сөйки авыл җирлеге башлыгы Василий Павлович Никитин һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

Бүген, 13 гыйнварда, «Яңа Гасыр» телеканалында Яңалыклар программасында мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән законнардагы яңалыклар турында сюжет чыгачак. Сүз, сатып алынган торакны югалткан өчен, намуслы сатып алучыларга компенсациянең яңа кагыйдәләре турында бара.

Татарстан  Республикасында авылда кече хуҗалыкларны үстерү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Кмңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Күргәзмәдә прокуратура органнарының барлыкка килү тарихын, китаплар, документаль һәм фотоматериаллар, форма, атрибутлар, символикалар тәкъдим ителгән.

Гайфуллина Фәүзия Гайфулла кызы 11 гыйнвар көнне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы исеменнән юбилярга истәлекле бүләкләр, Россия Федерациясе Президенты В.В. Путинның котлаулар әзерләнгән.

Хөрмәтле район массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре!

Сезне һөнәри бәйрәмегез – Россия матбугаты көне белән чын күңелдән котлыйм!


11
гыйнвар, 2020 ел
шимбә

Хөрмәтле прокуратура органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Идел елгасы яр буен төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуы


10
гыйнвар, 2020 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елда терлекчелек тармагына йомгак ясадылар. Киңәшмә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов рәислегендә узды. Мамадыш, Саба һәм Кукмара районнары эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча лидерлар булдылар.

2020 елның 1 гыйнварыннан мошенниклар гамәленнән зыян күргән күчемсез милек сатып алучыларны яклауга юнәлдерелгән закон үз көченә керде. Төзәтмәләр «күчемсез милекне намуслы сатып алучы» төшенчәсен аныклыйлар һәм бер үк вакытта килешү нәтиҗәсендә барлыкка килгән зыянны компенсацияләү механизмын камилләштерәләр. Татарстан кадастр палатасы һәм Росреестры кайсы очракларда сатып алынган торактан мәхрүм калган намуслы сатып алучы китерелгән зыянны тулысынча компенсацияләүгә исәп тота ала, дип аңлаттылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International