ЯҢАЛЫКЛАР


14
гыйнвар, 2020 ел
сишәмбе

Җыелышларда җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чаралары, муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре күтәреләчәк.

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулары буенча гражданнарны кабул итү, гамәлдәге законнар нигезендә мәсьәләләрне хәл итү өчен җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә үткәрелә.

«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе Президиумы 2020 елның 9 гыйнварында «Татарстан Республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсын үткәрү турында ПР-157-1 номерлы карар кабул итте.

Кече Салтык авыл китапханәсе немец әкиятче-язучысы Якоб Гриммның 235 еллыгы уңаеннан «Бертуган Гримм әкиятләре» дип исемләнгән әкият сәгате үткәрде.

   18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы Чукындыру бәйрәмен билгеләп үтә. Бәйрәм алдыннан һәм Хач ману көнендә барлык православие храмнарында суны яктырту йоласы башкарыла. Бу көнне, гадәттәгечә, меңләгән мөэминнәр табигый чыганакларга ашкынып, бәкедә коенырга ашыга.

Татарстанда 12 - 14 февральдә Идел буе агросәнәгать форумы һәм махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда Татарстан Республикасының һәм Россия төбәкләренең 300 оешмасы һәм предприятиеләреннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак.

     Тәмте авыл китапханәсе «Былина баһадиры Илья Муромец көне» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.


13
гыйнвар, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, 2020 елның 13 гыйнварында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

   Мәгълүмати-укыту чараларын үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре балаларны су объектларында үткәрелә торган чаралар, Куйбышев сусаклагычындагы оператив хәлләр, кышкы чорда су объектларында балаларның һәм өлкәннәрнең куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштырды.

2020 елның 11 гыйнварында Чистай шәһәрендә "Татарстан Республикасының кул көрәше федерациясе эшенә йомгак ясау" дигән тантаналы чара узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International