ЯҢАЛЫКЛАР


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы (Татарстан) буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнары территориаль бүлеге ел саен 15 мартта билгеләп үтелә торган Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне алдыннан «Кайнар линия» үткәрү турында хәбәр итә.

Физик затлар милкенә салымны, транспорт һәм җир салымнарын төгәл исәпләү максатыннан, 2019 ел өчен гражданнарга үзенең милек салымнары буенча ташламаларга хокукы турында салым органына хәбәр итәргә киңәш ителә. Беренче чиратта бу узган ел дәвамында ташламалардан файдалану өчен нигезләр барлыкка килгән һәм аларны бирү турында гариза белән салым органнарына мөрәҗәгать итмәгән физик затларга кагыла.

9 март көнне Казан шәһәрендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәис Сафиуллин исемендәге IV Ачык татар халык җыр-музыкаль иҗаты фестивале узды.

Республиканың агросәнәгать комплексы өчен кадрлар әзерләү турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.


10
март, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 2020 елның 10 мартында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Бүген, 2020 елның 3 мартында, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.

Семинар-киңәшмәләр кысаларында «Авыл территорияләрен комплексы үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру механизмнары, авыл хуҗалыгында кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чараларын һәм авылда эшкуарлыкны үстерүнең заманча алымнарын камилләштерү мәсьәләләре каралачак.

Расланган график нигезендә, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре белән очрашулар дәвам итә.

6 март көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Чуртан кушуы буенча" әкияте күрсәтелде. Район ир-атлары исеменнән хатын-кызларны яз бәйрәме белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов котлады.

7 март көнне Казан шәһәренең Салих Сәйдәшев Зур концерт залында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсына йомгак ясалды. Кама Тамагы районы делегациясе составына район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Елена Владимировна Сороковнина җитәкчелегендә республика конкурсының зона этабында катнашучылар керде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International