Эшләүче гражданнарның пенсия алды яшеннән азат ителүләрен булдырмау эш бирүчеләр белән очрашу

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан пенсия яшен арттыру буенча үткәрелә торган чараларны тормышка ашыру максатыннан Кама Тамагы муниципаль районында эш бирүчеләр белән адреслы эш алып барыла.

Расланган график нигезендә, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия эше кысаларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре белән очрашулар дәвам итә.

5 март көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында «Кама Тамагы коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Куйбышев-Затон коммуналь челтәрләре» ААҖ, «Татмедиа» ААҖ филиалы «Волжские зори» («Идел таңнары») газетасы редакциясе, ТР Кама Тамагы муниципаль районы Советы хезмәткәрләре белән очрашу узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Гыйлметдинов И.И., Кама Тамагы районы буенча ЦЗН ГКУ филиалы мөдире Кадыйрова Н.Г. катнашты.

Чаралар барышында хезмәткәрләргә пенсия яшен арттыру, пенсия яшендәге хезмәткәрләрне эштән азат иткән өчен эш бирүчеләрнең административ җаваплылыгы, «өлкән буын» төбәк проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә һөнәри белем алу мөмкинлеге, Эш бирүчегә диспансеризация үтү өчен өстәмә көннәр бирү турында аңлатылды.

Барлык катнашучыларга да «Кайнар линия»нең хезмәт законнарын һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә карата башка норматив-хокукый актларны үтәү мәсьәләләре буенча эше турында мәгълүмат җиткерелде. Кайнар линия телефоннары: 8 (84377) 2-14-67.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International