ЯҢАЛЫКЛАР


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

"2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау" ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык, «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс оештыра.

Кече Салтык авыл китапханәчесе П.П. Ершовның юбилей датасына багышланган «Конек -Горбунок эзләреннән» дип исемләнгән  уку һәм рәсем ясау  сәгате үткәрде.

Кама Тамагы районында "Идел йорт" театр коллективлары конкурсы дәвам итә. 11 март көнне Келән авыл мәдәният йортында «Нур» халык театр коллективы тамашачыларга һәм жюрига А. Әхмәтвәлиевнең «Баш куям тезләренә» спектаклен тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искә төшерә: эшкә сәләтсез гражданны караган эшләмәүче граждан ай саен компенсация түләвен рәсмиләштерә ала. Мондый түләү күләме 1200 сум тәшкил итә, ул хезмәткә сәләтсез гражданга билгеләнгән пенсия белән бергә түләнә.

2020 елның гыйнварыннан ел саен декларация кампаниясе старт алды, аның барышында гражданнар 2019 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга тиеш.

Декларацияне үз исәпкә алу урыны буенча салым органына 30 апрельдән дә соңга калмыйча тапшырырга, ә декларациядә исәпләнгән НДФЛ өчен 2020 елның 15 июленнән дә соңга калмыйча түләргә кирәк.

14 мартта 11:00 сәгатьтә Казан дәүләт аграр университеты Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә Ачык ишекләр көне үткәрә.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет җитәкчелеге белән очраша, уку йортындагы юнәлешләр белән таныша һәм 2020 елда укырга кабул итү үзенчәлекләре белән таныша алалар.

10 март көнне район мәдәният йорты сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә Татар дәүләт драма театры артистлары чыгыш ясады.


11
март, 2020 ел
чәршәмбе

12 мартта 13.30 сәгатьтә «Татарстан 24» телеканалында «Торак-коммуналь киңәшләр» программасы булачак, анда Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы экспертлары катнашачак.

Кама Тамагы муниципаль районы сайтында һава торышы фаразлары белән «Район турында» бүлегендә һава торышы фаразы битендә таныша аласыз (http://kamskoye-ustye.tatarstan.ru/rus/prognoz-pogodi.htm).

2020 елның 12 мартында халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен РФ Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 3 нче номерлы инспекциясе башлыгы урынбасары Иванова Ирина Александровна катнашында һөнәри керемгә салым куллану өлешендә ачык класс-мәгълүмат бирү булачак. Шулай ук социаль яклау бүлеге начальнигы Сафина Гөлназ Хамис кызы катнашучыларга социаль контракт кысаларында аз керемле гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында хәбәр иттәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International