ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең мәктәп лагере балалары өчен «Кар бабайлар парады» дип исемләнгән танып-белү-уен программасын әзерләделәр.

Бүген, 2019 елның 26 декабрендә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен район башлыгының Чыршы бәйрәме булды, район мәдәният йорты сәхнәсендә «Чуртан кушуы буенча..» музыкаль - фольклор әкияте узды, бәйгеләр, уеннар һәм бүләкләр әзерләнгән.

1979 елның 25 декабрендә Әфганстанга совет гаскәрләрен кертү башлана. Халык - Демократик режимга ярдәм күрсәтү максатыннан, кыска вакытлы дип уйлаган Операция озак елларга сузылды..

Бу датага багышлап Кама Тамагы туган якны өйрәнү музеенда шул вакыйгаларда катнашучылар белән очрашу узды. Чарада Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары катнашты.

2019 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексы» базасында 2003-2004, 2005-2006, 2007-2008, 2009 елгы һәм яшьрәк район мәгариф учреждениеләрендә йөзү буенча шәхси-команда беренчелеге булып узды.

Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 1 сыйныф укучылары өчен «Сәхнә артында» мәдәни дәрес үткәрделәр.


25
декабрь, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 25 декабрендә, «Татнефть Арена»да Татарстаннан 8 меңнән артык бала катнашында Республика Яңа ел чыршысы ачылды.

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фән олимпиадаларында, спорт ярышларында һәм иҗади конкурсларда җиңүчеләрне, шулай ук авыр тормыш хәлендә калган балаларны Яңа ел белән котлады.

2019 елның 21 декабрендә «РИАН» үзәге» ҖЧҖ филиалында «А1» категорияле үзйөрешле техника белән идарә итү хокукына дәүләт имтиханнары узды.

Бүген, 2019 елның 25 декабрендә, Туфан Миңнуллин исемендәге паркта Кама Тамагы штп Үзәк чыршысын ачу тантанасы була.

2020 елда ана (гаилә) капиталын туңдырудан соң беренче тапкыр индексацияләячәкләр. Аның суммасы артачак һәм 466617 сум тәшкил итәчәк ("2020 елга һәм 2021, 2022 еллар план чорына федераль бюджет турында" 2019 елның 2 декабрендәге 380-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясындагы 1 өлеше).


24
декабрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген, 2019 елның 24 декабрендә, Куйбышев Затон штп чыршыны ачу тантанасы була.

Столяров исем. мәдәният йорты янындагы мәйданда 17.00 сәгатьтә башлана.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International