"Демография" милли проектының "Өлкән буын" Федераль проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре үзәк район хастаханәсе белгечләре белән берлектә, 2019 елның 2 сентябреннән авыл җирендә яшәүче 65 яшьтән өлкән яшьтәге гражданнарны медицина күзәтүе үтү өчен, медицина оешмаларына илтеп җиткерәләр.
2019 елның 21 декабрендә «В.П.Муравьев исем. Затон урта мәктәбе» базасында спорт туризмы буенча Кама Тамагы районы Беренчелеге булып узды.
2019 елның 23 декабрендә Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы каршындагы учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.
Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге искәртеп узганча, 2019 ел дәвамында пенсия тупланмаларын яңа пенсия фондына күчерү турында гариза биргән гражданнар ел ахырына кадәр үз карарларын үзгәртә һәм мондый күчерүдән баш тарта ала.
2019 елның 23 декабрендә Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре «Яңа Ел безгә килә» дигән чара үткәрделәр.
2019 елның 24 декабрендә Гайнетдинова Нурмөхәммәт Бәдертдин улын 90 яшьлек юбилее белән Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна һәм Яңасала авыл җирлеге башлыгы Шиһабеев Исфан Хәкимулла улы котлады.
Соңгы 5 елда Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексына кертелгән инвестицияләр күләме 140 млрд сум тәшкил итә, шул исәптән авыл хуҗалыгына – 96 млрд сум, эшгкәртү сәнәгатенә - 44 млрд сум. Шундый белешмәләр бирде шимбә көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да акатнашты.
2019 нчы елның 18 нче декабрендә Тәмте урта гомуми белем бирү мәктәбендә, тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча Кама Тамагы муниципаль районы ведомствоара территориаль комиссиясенең күчмә утырышлары кысаларында, пенсия яшендәге хезмәткәрләр белән очрашу узды. Чарада Тәмте авыл җирлеге башкарма комитеты, мәгариф, мәдәният, почта хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен башлап җибәргән һәм аны уңышлы үстергән кешеләр бар. Мәсәлән, узган атнада Арча районында «Яшь фермер» һәм «Гаилә терлекчелек фермалары» программалары буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантларына төзелгән 4 ферма ачылды.
Татарстан Республикасы Пенсия фонды бүлеге хәбәр иткәнчә, 2020 елда традицион кәгазь хезмәт кенәгәләренә алмашка электрон китаплар киләчәк.
Эшләүче барлык гражданнар өчен электрон хезмәт кенәгәләренә күчү ирекле булып тора һәм бары тик гражданин ризалыгы белән генә гамәлгә ашырылачак.
2021 елда беренче тапкыр эшкә урнашучылар гына искәрмә булачак. Мондый кешеләрнең эш чорлары турындагы барлык мәгълүматлары электрон рәвештә кәгазь хезмәт кенәгәсен рәсмиләштермичә генә алып барылачак.