ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итүатна саен сишәмбе көнне 14.00 сәгатьтә уза.

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51.

     Затон поселогы китапханәсе белгечләре Затон урта мәктәбенең 2Б һәм 4 сыйныф укучылары өчен якташыбыз, Советлар Союзы Герое Михаил Алексеевич Чирковка багышланган хәтер дәресе әзерләделәр.

 

Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен  2020 елга   бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның  гомуми күләме  5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә  хәбәр итте.

     «Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге автоном коммерцияле булмаган оешма гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү һәм аларны яклау максатыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү эшен башкара.

1 гыйнвардан Россиядә декларация кампаниясе башланды. 2019 елда алынган керемнәр турында 2020 елның 30 апреленә кадәр хисап тотарга кирәк.

2020 елның 15 апреленнән 30 октябренә кадәр «Россия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан «Гомумроссия халык фронты» иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә оештырылган «Мәдәни код» урам сәнгате фестивален үткәрү планлаштырыла.

16 февраль көнне Казан шәһәрендә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында XXIX Республика рус хор музыкасы фестивале узды. Безнең районны «Вересень» ветераннар хоры тәкъдим итте.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы Россия Федерациясе Авыл территорияләрен үстерү департаменты инициативасы - «Россия авыл җирлекләре Эколятлары» акциясе кысаларында табигать саклау социаль-белем бирү проектлары тематикасы буенча «Эколята-мәктәпкәчә», «Эколята», «Яшь табигать сакчылары» һәм «Россия-территория «Эколятлар-яшь табигать саклаучылары» Бөтенроссия акциясен уздыру планын раслау турында хәбәр итә.

Татарстан Республикасы территориясендә 17 февраль кичендә, төнлә һәм көндез 2020 елның 18 февралендә куркыныч метеорологик күренешләр көтелә.

14-16 февраль көннәрендә Казан шәһәренең Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды, анда безнең бадминтончылар катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International