ЯҢАЛЫКЛАР


4
февраль, 2020 ел
сишәмбе

Бүген, 2020 елның 3 февраль көнне, Кама Тамагы муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте. 8 мөрәҗәгать каралды.

2020 елның 3 февралендә 10 сәгатьтә «Кама Тамагы татар урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ да Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев укучылар һәм укытучылар белән очрашу үткәрде.

5 февральдә начар метеорологик күренешләр көтелә

3 февральдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында башкару мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Марат Җәббаров АПК өлкәсендә хезмәтне саклау һәм авыл хуҗалыгы машиналарының техник торышына күзәтчелек турында сөйләде


1
февраль, 2020 ел
шимбә

2020 елның 10 февралендә гражданнарга хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарның хезмәт хокукларын саклау мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.

 

 


31
гыйнвар, 2020 ел
җомга

ТАССРның 100 еллыгы елында республика юбилейга медальне гамәлгә куйды, аны республика районнарында беренче яшь парларга тапшыралар. Аны Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Заһидуллин Ринат Марат улы кулыннан кабул итеп алды.

2020 елның 31 гыйнварында «Акчарлак» спорт-сәламәтләндерү комплексында ТАССРның 100 еллыгына багышланган Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча турнир узды.

     Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе «Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз» Бөтенроссия акциясе кысаларында 1 нче номерлы «Салават күпере» мәктәпкә әзерлек төркеме балалары өчен кычкырып уку оештырды (тәрбиячеләр: Будилова О.Е., Муталипова Э.И., Мубариева Ю.Р.).

Намуссыз эш бирүчеләрне ачыклау өчен «соры хезмәт базары» юнәлеше буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына тиешле мөрәҗәгать бирү юлы белән формаль булмаган эш белән тәэмин итү очраклары, рәсми булмаган хезмәт хакы түләү очраклары турында хәбәр итү мөмкинлеге оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International