ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил 2019 елның 13 ноябрендә Хокукый ярдәм күрсәтү һәм гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү максатларында торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халык өчен «Кайнар линия» үткәрә.

2019 елның 12 ноябрендә Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Келәнче авыл җирлеге башлыгы Дамир Габделхәй улы Кадыйров һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Шәңгәрәевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар.

2019 елның 12-16 ноябрендә "Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте" ДАҺБУ базасында "коткару эшләре" компетенциясе буенча 2019-2020 елларга Татарстан Республикасының "Яшь профессионаллар" (WorldSkillsRussia) төбәк чемпионаты уза.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1 ноябрьдән Росагролизинг тарафыннан аграрчылар өчен ташламалы лизинг механизмын гамәлгә ашыруга караш үзгәрүе турында хәбәр итә: паркны яңарту программасы 2.0 ОПТ 2020 программасына үзгәртелә.

Т. Миңнуллин паркындагы җәйге кичләрдән соң мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре район халкына төрле-төрле концертлар кысаларында иҗат итүләрен дәвам итәләр.

2019 елның 13 ноябреннән 15 ноябренә кадәр вакыт аралыгында 09-00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр Кама Тамагы штп. электр энергиясен планлы рәвештә сүндереп тору булачак.

«Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре» федераль дәүләт унитар предприятиесенең генераль дирекциясе тарафыннан расланган 2019 елга планлы ремонт эшләре графигы нигезендә, 18 ноябрьдә 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Көрәле авылындагы объект филиалында планлы ремонт-профилактик эшләре үткәреләчәк.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган  «100 күренекле якташ» циклы кысаларында Туфан Миңнуллин музеенда  «Туфан Миңнуллин – иҗат чикләре» дигән чара узды.


11
ноябрь, 2019 ел
дүшәмбе

12 ноябрьдә 7.30 сәгатьтә «Татарстан радиосы»да «Яңа көн» программасы эфирында Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Кадастр палатасы эксперты белән бергә әңгәмә узачак. Ведомство вәкилләре Галина Гончарова һәм Дмитрий Малинин радиотыңлаучыларга территорияләрне махсус шартлар белән куллану зоналарында булган күчемсез милек сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләячәкләр.

Россиянең Хәрби дан көннәре кысаларында Кама Тамагы татар урта мәктәбендә «Онытырга мөмкин түгеллеген искә төшерү» дигән музей дәресе узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International