Каникул көннәрендә Кама Тамагы районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре Кама Тамагы урта мәктәбенең 1 «Б» һәм 3 «Б» укучылар өчен «ВиСказ» әкиятләре буенча викторина үткәрделәр (сыйныф җитәкчеләре: Соколова Ю.Г. һәм Хабибулина Н.С.).
Ярышларда 54 илдән 1400 спортчы катнашты, алар арасында 146 ватандашыбыз, шул исәптән инвалидлыклары булган спортчылар да бар иде. Алар 8 алтын, 7 көмеш һәм 11 бронза медаль яуладылар. Якташыбыз Динар Мифтахов Россия командасы нәтиҗәсенә үз өлешен кертте. Котлыйбыз!
Кама Тамагы муниципаль районының барлык мәктәпкәчә белем бирү йортларында бәйрәм чаралары узды.
«Чишмәкәй» («Родничок») балалар бакчасында барлык төркемнәрдә тәрбиячеләр балалар белән берлектә Көзге баллар үткәрделәр.
Предприятиедә «соры схемалар» кулланылса, хезмәткәр өчен иминият взнослары бөтенләй түләнми яки минималь күләмдә түләнә. Ә бу күп кенә күңелсез нәтиҗәләргә китерергә мөмкин: больничный лист буенча акча алу, банктан кредит алу, түләүле ял рәсмиләштерү, ә киләчәктә лаеклы пенсия алу.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның йөкләмәсен үтәү кысаларында «Созвездие – Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы «Россия-Мәдәният» федераль телеканалы белән берлектә Татарстан Республикасының күпмилләтле мәдәнияте, «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтен үстерү һәм торгызу турында фильм әзерләде.
Ел саен 20 ноябрьдә Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне үткәрелә. Чара Кама Тамагы штп, Карл Маркс ур., 105 йорт адресы буенча урнашкан район китапханәсе бинасында узачак.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ел саен уздырыла торган «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре» конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Агросәнәгать комплексының иң яхшы 100 хезмәткәре 100әр мең сум акча алачак.
Кече Салтык авылы китапханәчесе «Библиопочта» дип исемләнгән яңа китаплар күргәзмәсе әзерләде.
9 ноябрьдә совет һәм россия композиторы, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе Александра Николаевна Пахмутованың тууына 90 ел тула. Красновидово авыл китапханәсендә композиторның юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.
Балтач авыл китапханәсендә балалар Татарстанның тарихи үткәненә багышланган «Киләчәк өчен үткәннәр турында» дип исемләнгән мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китапханәче Республикабызның тарихы, традицияләре, гореф-гадәтләре һәм мәдәнияте, Татарстанның хәзерге вакытта ничек үсеш алуы турында сөйләде.